Без аларга мең рәхмәтле
Тукай районы Советының 55 нче хисап утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннары Мөслимә Хуҗина һәм Муллаҗан Шәймардановны “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 80 ел” юбилей медальләре белән бүләкләде.
Тукай районы Советының 55 нче хисап утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннары Мөслимә Хуҗина һәм Муллаҗан Шәймардановны “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 80 ел” юбилей медальләре белән бүләкләде. Җиңүгә һәм сугыштан соң илне торгызуда керткән өлешләре бәяләп бетергесез булган ватандашларга хөрмәт һәрчак зур, рәхмәтләр чиксез. Әлеге чара моңа ачык дәлил.
Мөслимә Хуҗина - тыл эшчәне, Әҗмәкәй авылында яши, бөтен гомерен хезмәткә багышлаган кеше. Аның хезмәт стажы 40 елдан узып китә. Ветеран иң авыр вакытлар – сугыштан соңгы елларда да эшен дәвам итә, туган ягын үстерүдә үзенең зур өлешен кертә. Соңгы елларда Мөслимә Ситдыйк кызы “Чаллы су каналы” предприятиесендә эшли. Ул өч бала анасы, балаларына да үзендә булган хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм тугрылык кебек кыйммәтләрне тәрбияләгән.
Муллаҗан Шәймарданов шулай ук тыл эшчәне, Иске Гардәле авылында яши. Аның хезмәт иткән еллары 45 елдан артып китә. Иң күп эшләгән еллары - урман цехына һәм “Гигант” совхозына туры килә. Тормыш юлдашы белән берлектә намуслы балалар тәрбияләп үстерә. Гаделлек, хезмәтне сөю, намус белән үз эшеңне башкаруда аларга һәрвакыт үрнәк була. 94 яшендә дә әле ул актив яшәү рәвеше алып бара: тракторда эшли, мунча себеркеләре бәйли, бакчасында яшелчәләр үстерә.
Бүләкләү тантанасы ветераннарга гына түгел, ә барлык җыелган халык өчен дә зур әһәмияткә ия вакыйга булды. Җиңү көненә китергән һәр тамчы көч, түгелгән тир – тылда булсынмы ул, фронттамы – бер батырлык та онытылмаячак. Безнең бурыч – әлеге хәтерне буыннан буынга тапшыру. Әлеге чарада моны тагын бер кат искәрттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин бүләк ияләренә авыр хезмәтләре, кылган батырлыклары, Ватанга тугры булганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде, аларга карап замандашларының изге эшләргә илһамлануларын, үз идеалларына тугры калуларын ассызыклады.
Буыннар арасында бәйлелек ныгырга, тарих хәтерләрдә уелып калырга тиеш. Батырлар безнең арада яши. Бездән соң киләчәк буын хәтерләрендә дә яшәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев