«Беренче урында – пассажирлар иминлеге», – ди 35 ел автобус йөртүче Рәсим Әхмәтшин
Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәүчеләрдән район башлыгы Васил Хаҗиев исеменә шушы көннәрдә бик җылы эчтәлекле хат керде. Алар Яр Чаллының «Уют» кафесы - Кече Шилнә маршруты буенча пассажирлар йөртүче автобус шоферы Рәсим Әхмәтшинга рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу атнада район хакимиятендә үткән киңәшмәдә Рәсим Әхмәтшинның хезмәтенә олы бәя бирелде - ул башкарма...
«Кышның күз ачкысыз бураннарымы, тайгак юллармы, җәйге челләме яки өстән яңгыр коеп торамы - бер генә маршрутны да өзми, кирәкле ноктага исән-имин илтеп җиткерә. Автобусны чын профессионалларча йөртә, атказанган машина йөртүче исемен йөртергә бик лаек кеше», - дип язалар пассажирлар. Хатта барлыгы 51 фамилия. Имзаларын куючылар - инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, Кече Шилнәдән, Олы Шилнәдән, коттедж поселокларыннан шәһәргә йөреп эшләүче хезмәткәрләр. «Рәсим Рәис улының өлкәннәргә, инвалидларга бик игътибарлы булуына, барлык пассажирларга тирән ихтирам белән каравына сокланабыз һәм сөенәбез, - дигән юллар бар хатта.
Рәсим Әхмәтшин - Әҗмәкәй авылы егете. Механизатор булып эшләүче әтисенә ияреп, кечкенәдән техника арасында кайнашып үскән. «Мотоциклны караңгыда күз йомып җыя», - ди аның турында җитәкчесе, район пассажирлар йөртү ассоциациясе башкарма директоры Равил Төхбәтуллин. Беренче мәртәбә автобус руле артына Рәсим армиядән кайткач - 21 яшендә утыра. Ул чорларда Яр Чаллыда пассажирлар йөртә, автобус тулы халык белән Сочи, Екатеринбург, Мәскәү кебек ерак шәһәрләргә дә күп йөри. Юлда һәрвакыт иң беренче чиратта пассажирлары турында уйлый. «Беркемгә дә бәла-казалар күрергә язмасын. Бөтен кеше дә юлларда исән-имин йөрсен», - дип тели Рәсим Рәис улы.
Район пассажирлар йөртү ассоциациясенә аны авылдашы Равил Төхбәтуллин 2004 елның июлендә - предприятие оешкач та чакырып ала. Башлаганда әле техника да яңа булмый. Оста куллы йөртүче пассажирларны бервакытта да юлда калдырмый, автобусын һәрчак төзек тота. Ул чакта, ярар, эшләп карыйм, дип кенә килгән Рәсим Рәис улы менә 13 ел инде шушы ассоциациядә хезмәт куя. Ә автобус йөртүдә гомуми стажы 35 елга якын Рәсим Әхмәтшинның. Биредә 13 ел буе бер маршрутта - Кече Шилнә һәм Яр Чаллы юлында эшли. Бу як халкы инде аны үз итеп бетергән, туганнары кебек аралашалар.
Ассоциациядә 13 ел буе эшләү дәверендә бик күп яшьләрне эшкә өйрәткән Рәсим Рәис улы. Шуңадыр, аңа коллективта остаз буларак та аерым хөрмәт белән карыйлар.
Кече Шилнә һәм «Уют» кафесы арасында йөрүче автобус көненә 11 рейс ясый. Беренчесе иртәнге сәгать 5 тулып 20 минутта кузгала. Кичке 9 тулып 10 минутта Рәсим Рәис улы соңгы рейска китә. Әнә шулай иртә таңнан төнгә кадәр халык арасында ул. Пассажирлар йөртү олы җаваплылык кына түгел, ә зур сабырлык та сорый торган хезмәт. Чөнки кешеләрнең дә төрлесе бар. «Иң беренче чиратта, чыннан да, түзем булырга, халык белән тыныч итеп сөйләшергә, ашыкмыйча гына аңлатырга кирәк», - ди тәҗрибәле йөртүче.
Рәсим Әхмәтшин бүген тормыш иптәше белән Яр Чаллыда яши. Ике улы инде үз тормышларын корган. Хөрмәтле гаилә башлыгы, яраткан ир, бәхетле әти, ә оныгына кадерле бабай ул.
«Без Рәсим белән авылдаш кына түгел, якын дуслар да. Гаиләсен дә якыннан беләм һәм хөрмәт итәм, - дип сөйли пассажирлар йөртү ассоциациясенең башкарма директоры Равил Төхбәтуллин. - Эшне бергә башладык. Авыр вакытларны да бергә үттек. Рейс югалмасын өчен төннәрен дә машина ремонтлый торган кеше ул Рәсим. Бу урында тагын бер дустыбыз, авылдашыбыз, хезмәттәшебез, ләкин бүген арабыздан киткән Ринат Муллануровны да искә алмый кала алмыйм. Өч дус идек, ләкин каты авыру аны аны күптән түгел якты дөньядан алып китте. Бик эшчән, тырыш кеше иде. Мулланур белән Рәсимнең гаиләләре дә туганлашты - балалары уртак гаилә корды. Рәсимне дәрәҗәле бүләге белән котлыйм, ул моңа бик лаек дип саныйм. Киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын дип телим», - ди җитәкче.
Пассажирлар да бу котлауга һәм теләккә кушыла. Алга таба да безне йөртсен, юллары имин булсын, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев