«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия!» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде.
Быел әлеге акция 27 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 13.00-15.00 сәгатьләрдә балалар 70-02-42 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе – «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков.
Нет комментариев