Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер җылы сүз һәм игътибар мең дарудан көчлерәк

Ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне тагын бер тапкыр искә төшереп, хәл-әхвәлләрен белеп, күңелләрен борчыган нәрсәләргә игътибар итү өчен кирәк. Андый кешеләр тормышка зарланырга өйрәнмәгән, авыруларын җиңәргә тырышып, безнең арада үзләре генә гадәтләнгән тормышта яшиләр. Алар белән очрашып, аралашканда рухи көчләренә,...

Ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне тагын бер тапкыр искә төшереп, хәл-әхвәлләрен белеп, күңелләрен борчыган нәрсәләргә игътибар итү өчен кирәк. Андый кешеләр тормышка зарланырга өйрәнмәгән, авыруларын җиңәргә тырышып, безнең арада үзләре генә гадәтләнгән тормышта яшиләр. Алар белән очрашып, аралашканда рухи көчләренә, шөкер кыла белүләренә сокланасың.

Күзкәй авыл җирлегендә сәләматлегендә тайпылышлар буенча 78 инвалид кеше яши. Ункөнлек барышында авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев белән барысының да өйләрендә булырга, хәлләрен белергә тырыштык, күчтәнәчкә игелекле авылдашларыбыз ярдәмендә әзерләнгән азык-төлек җыелмасын, урын өстендә ятучы 15 кешегә район социаль яклау бүлеге әзерләгән махсус күчтәнәчләрне тапшырдык. Күпме рәхмәт сүзләре ишеттек без тормыш сөючән бу кешеләрдән! Аздан да канәгать алар, һәр туган көнгә шөкер итеп яшиләр.

Ункөнлекнең берсендә авылга инвалидлар белән очрашырга район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов та килде. Аның белән Хәнифә апа Әшрәфуллина янында булдык. Ул гомере буе больницада эшләде. Без килгәндә аны караучы социаль хезмәткәр Рамилә Зыятдинова шунда иде. Хәнифә апа аңа бик рәхмәтле булуын әйтте. Яңа Байлар авылында яшәүче икенче төркем инвалид Исмәгыйль Заһидуллин гаиләсендә дә булдык. Өйләре ялт итеп тора, балалары һәрдаим кайтып торалар. Заманында оста электрик булган ул, ә җәмәгате Роза апа фермада эшләгән. Узган гомерләрен сагынып искә алдылар, хәлләрен белгән, күчтәнәч алып килгән өчен кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, азык-төлек җыелмаларын әзерләгән авылыбыз уллары Флүр Шафиковка, Расим Шәйхаттаровка, Руслан Шәйдуллинга, Айрат Арслановка барлык инвалидлар исеменнән рәхмәтләрен җиткерәбез, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев