Бер минутта нәрсә эшләп була?
Яңалыклар

Бер минутта нәрсә эшләп була?

Бер минут эчендә сез 20 ТАПКЫР «Әл-Ихлас» сүрәсен укый аласыз.

Бу сүрәне уку Коръәннең ӨЧТӘН БЕРЕН укуга тиң.

Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне БЕР АЙ эчендә 600, ә БЕР ЕЛ эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз.

1 минут эчендә сез Аллаһыга ХӘМЕД-СӘНАләрегезне, ШӨКЕРләрегезне ӘЙТӘ, АҢА ЯРАТУЫГЫЗНЫ БЕЛДЕРӘ аласыз.

Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз.


Нет комментариев