Аны һәркем үзенә рөхсәт итә ала.
Бу эчемлекне төнгелеккә бер стакан эчкәннәр тиз йокыга талыр һәм тыныч йоклар, ә иртән матурланып киткәнен аңлар, дип ышандыра белгечләр.
Ул – ромашкадан чәй. Бу үсемлек нерв системасын тынычландыра, кандагы шикәрне нормага сала, димәк, ябыгырга да булыша.
Ромашка чәен аеруча язлы-көзле эчәргә киңәш итәләр. Әлеге эчемлек - салкын тию авыруларын кисәтү һәм иммунитетны ныгыту өчен яхшы чара да. Өстәвенә, ул авыртуларны баса һәм ялкынсынуларны бетерә.
Көн саен кичтән бал белән бер стакан ромашка чәе эчсәгез, йөзегездән арыганлык эзләре дә бетәр.
Фото: gotovim-legko.ru
Нет комментариев