Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч кофеның файдалы үзлекләре турында сөйләде

Эчемлектә B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар.

Кофе уртача күләмдә кулланганда өлкән кеше организмына зыянлы түгел, ә, киресенчә, файдалы. Бу хакта агроном, чәй һәм кофе буенча белгеч Елизавета Тихонова сөйләде. Sputnik радиосы шул хакта хәбәр итә.

Эчемлек яшь организмга да уңай тәэсир итә. Әмма кофеин күләме күп булу сәбәпле, күп процессларны көчәйтә, шуңа күрә балаларга аны эчәргә киңәш ителми, дип аңлатты белгеч.

Чәйнең организмга йогынтысы кофе белән чагыштырганда дәвамлырак — ике сәгать урынына сигез сәгать, әмма кофе тагын да көчлерәк йогынты ясый. «Бер чынаякка 8 грамм кофе салына, бу шактый күп, организм активлаша. Йөрәк, баш мие ике сәгать югары режимда эшли", — диде Тихонова.

Кофега шикәр, сөт яки башка өстәмәләр салган очракта гына өстәмә энергия алырга мөмкин. Шул ук вакытта кофеда B төркеме микроэлементлары һәм витаминнары бар, алар кофе бөртекләрен кыздырганда да югалмый. Моннан тыш, ул С витаминын үзләштерүгә ярдәм итә, дип өстәде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев