Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәхәсле борылышны кайтаруны сорап хат әзерлиләр

Тукай районы авыллары һәм бакча ширкәтләре Россия Президенты Владимир Путинга коллектив хат-мөрәҗәгать әзерлиләр.

Тукай районы авыллары һәм бакча ширкәтләре Россия Президенты Владимир Путинга коллектив хат-мөрәҗәгать әзерлиләр.  Алар Дәүләт башлыгыннан Кама поселогы янындагы Әлмәт трактындагы борылышны кайтаруда ярдәм итүен сорыйлар. Аны җәй көне ЮХИДИ таләбе буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен сүткәннәр иделәр. Әмма бу карар транспорт белән барып җитүне катлауландырды: тиешле нокталарга кадәр юл 40 минутка артты.

– Без инде документлар әзерлибез һәм имзалар җыярбыз, – дип хәбәр итә «Калинка» бакчачылык ширкәте рәисе Надежда Гарипова. - Элегрәк без мең имза җыйдык һәм төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр җибәрдек: башта Тукай районы администрациясенә, аннары Татарстан Республикасы рәисенә, Яр Чаллы мэрына һәм прокуратурага. Рәис мөрәҗәгатьне районга карау өчен җибәрде, әмма вәзгыять үзгәрмәде.

Башта халык борылышны кире кайтаруны таләп итте - тиешле гариза сентябрьдә җибәрелде. Соңрак алар альтернатив чишелеш тәкъдим иттеләр: «Горкоммунхоз» МУП автобуслары өчен билгеләнгән светофорны күчереп, куркынычсыз чыгу оештырырга.

- Район прокуратурасы безнең мөрәҗәгатьне хуплады, Кадиков (Яр Чаллы дәүләт автоинспекциясе башлыгы – ред.) да хуплады. Без борылышны кире кайтаруга яки куркынычсыз чыгу юлын ясауга ирешәчәкбез. Башка вариант юк, - ди Надежда Гарипова.

 

Чыганак: Челны-Биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев