Батырлык дәресе
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре илебез тарихы һәм Бөек Ватан сугышы елларында комсомолларның батырлыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар» дигән батырлык дәресе үткәрделәр.
Бу патриотик чарада ВЛКСМ оешмасы ветераннары чыгыш ясады.
Кичә «Комсомоллар – үз теләге белән сугышка китүчеләр», «Краснодонның яшь геройларына» дип аталган видеоколиклар белән үрелеп барды. Комсомол геройлары хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Чара ахырында ветераннар үзләрен ничек итеп октябрятлар сафына, пионерга кабул итүләре турында сөйләделәр. Пионер галстугының ничек бәйләнүен күрсәттеләр, комсомол тормышының ничек күңелле һәм файдалы узуы хакында да мавыктыргыч итеп бәян иттеләр. Бу хакта Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева хәбәр итә.
Тамара Тузеева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев