Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлар даны мәңгелек

Тукай районы үзенең курку белмәс уллары-кызлары белән дә дан тота.

Кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләребез хакында Иске Абдул авылында урнашкан “Гиндукуш” хәрби дан музеенда танышырга мөмкин.  Бу авыл җирлегендә патриотизм белән бәйле тагы бер истәлекле вакыйга көтелә. 10 декабрьдә Әфган сугышында катнашып туган җиребезгә исән-сау кайткан Айбулат Мөнир улы Якуповка истәлек тактасы ачыла. Үзе исән булса да, бу чараны аның бергә хезмәт иткән дуслары, авылдашлары тәкъдим иткән. 
Айбулат Якупов - Тукай районы Әфган сугышы ветераннары оешмасын җитәкли. Район җитәкчелеге истәлек тактасын кую яшь буында патриотик хисләрне тәрбияләүдә зур роль уйный дип белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев