Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Басуларда эш тукталмый

Район кырларында техник культураларны урып-җыю, туфрак эшкәртү дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 сентябрьгә 2161 гектар мәйданнан 3368 тонна рапс җыеп алынды. Уртача уңыш бер гектардан 16 центнер тәшкил итә. 40 гектар мәйданнан 15602 тонна бәрәңге алынды, уңышы – бер гектардан 396 центнер. Шикәр чөгендере мәйданнарының 1318 гектарыннан 5084 тонна тамыразык җыеп алынды, уртача уңыш 380 центнер. 46400 гектар мәйданда туфрак эшкәртелде, бу планның 80 проценты дигән сүз. Туңга сөрү 16200 гектарда башкарылды. Район кырларында бүгенге көндә 87 берәмлек техника эшли. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев