Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан абыстае яшьләргә яшәү мәгънәсен аңлатырга кирәк дип саный

Казанда мөселман хатын-кызлар конференциясенә килгән Розалия Халикова яшьләр тормыштагы иң кирәкле мәгълүматны белми, диде. Яшьләрне дингә тарту өчен, аларга яшәү мәгънәсен аңлатырга кирәк. Яшьләр тормыштагы иң кирәкле мәгълүматны белми. Бу хакта Башкортстанның мөслимәләр берлеге рәисе Розалия Халикова әйтте. Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә "Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында" дигән...

Казанда мөселман хатын-кызлар конференциясенә килгән Розалия Халикова яшьләр тормыштагы иң кирәкле мәгълүматны белми, диде.

Яшьләрне дингә тарту өчен, аларга яшәү мәгънәсен аңлатырга кирәк. Яшьләр тормыштагы иң кирәкле мәгълүматны белми. Бу хакта Башкортстанның мөслимәләр берлеге рәисе Розалия Халикова әйтте.

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә "Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында" дигән республикакүләм мөселман хатын-кызлар конференциясе эшли башлады. Республикакүләм статусы булган конференциядә Башкортстан, Мордовия, Марий-Эл, Ульяновски һәм Татарстанның төрле районнарыннан абыстайлар, актив мөслимәләр катнаша.

Съезд мусульманских женщин

Конференция эше Кемерево фаҗигасен искә алудан башланды. Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръәннән аятьләр укыды, Диния нәзарәтенә җыелган мөслимәләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

"Казанда оештырылучы дини чараларга бик теләп киләм, - диде Башкортстаннан килгән делегат Розалия Халикова. - Чөнки бу өлкәдә Татарстанның тәҗрибәсе зуррак. Наилә ханым белән ун елдан артык аралашып яшибез, сездәге проектлар хакында һәрвакыт хәбәрдар. Нәкъ менә Татарстан мөслимәләр берлеге оешканнан соң, Башкортстанда да дини хатын-кызларны берләштерергә теләк туган иде. Безнең республикада 54 район, шуның 30 районында безнең берлекнең бүлекләре эшли. Һәр нәрсәнең нигезендә белем тора. "Ихлас" мәчете каршында 2011 елдан бирле курслар оештырабыз, ул курслар мәктәп укытучылары өчен. Мәктәпләрдә дини мәгълүмат белән таныштыру мөмкинлеге тугач, укытучыларга безнең курслар бик ярдәм итте, дип уйлыйм. Берлек рәсми рәвештә 2014 елда оештырылса да, эшчәнлегебез 2011 елдан ук бара инде. Яшьләрне иман юлына бастырырганда, аларга яшәү мәгънәсен аңлатырга кирәк, чөнки аларның дини өлкәдә наданлыклары көчле. Безнең бурыч, аларга Аллаһ юлын күрсәтү".

"Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында" дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясендә Түбән Каманың "Нур" мәчете мөгаллимәсе Фәнзилә абыстай Әхмәтшина чыгыш ясады. Ул "Ш.Мәрҗани - татар дөньясының мәрҗәне" дигән темага реферат укыды. Конференция делегатларына олуг дин галименең иҗаты, дини эшчәнлеге, тормышы хакында сөйләде.

Съезд мусульманских женщин

Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең кайбер өлкәләреннән килгән мөслимәләр Коръән-Кәрим таләпләре буенча социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруда берләшергә кирәклеге хакында да фикерләште.

Мордовиядән килгән Юлия Исхакова Казанда оештырылган дини чарада беренче мәртәбә катнаша. "Татар-информ" хәбәрчесенә белдергәнчә, ул Россиядә уза торган дини мәҗлесләрдә һәрвакыт актив эшли. "Аллага шөкер, күптән түгел генә Мордовиядә килеп чыккан яулык проблемасы, артта калды. Күпләрнең тырышлыгы һәм Россия мөслимәләренең бердәмлеге аркасында, без хәзер курыкмыйча яулыктан йөри алабыз. Мәктәпләрдә балаларыбызга да бу җәһәттән бәйләнүчеләр сизелми".

Мордовия өлкәсендә барлыгы 40 якын мәхәллә һәм 70 кә якын мәчет эшли. "Дини тәрбия бездә көчле, бердәмлек булса, һәр мәсьәләне дә хәл итәргә мөмкин", - ди Юлия.

Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина белдергәнчә, конференция эшчәнлегенең төп бурычы, мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге ролен таныту. Гаилә учагын саклаучы хатын, инсафлы бала тәрбияләүче ана булудан тыш, мөслимәләр җәмгыятьтә дә үз урыннарын таба.

Съезд мусульманских женщин

Мөслимәләр конференция барышында 2018 елда тормышка ашырылачак проектлар турында да фикерләшә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөслимәләр берлегенең филиал җитәкчеләре булып билгеләнүчеләргә таныклыклар да биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев