Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачлы чит балага сугып, 60 сәгатьлек эшкә тартылган

Балтач районы башлыгы исеменә Казанның бер колледжыннан хат килгән, анда Балтачның бер авылыннан килеп укучы егетнең үз-үзен тотышы аларны борчу турында хәбәр ителгән. КДН комиссиясенә беренче курс студентының әнисе чакырылып, аннан улының ни сәбәпле дәрес калдырулары соралган, ә ул тыныч кына уку елы башланганнан алып аның улы белән булган маҗараларны...

Балтач районы башлыгы исеменә Казанның бер колледжыннан хат килгән, анда Балтачның бер авылыннан килеп укучы егетнең үз-үзен тотышы аларны борчу турында хәбәр ителгән. КДН комиссиясенә беренче курс студентының әнисе чакырылып, аннан улының ни сәбәпле дәрес калдырулары соралган, ә ул тыныч кына уку елы башланганнан алып аның улы белән булган маҗараларны сөйләгән. Әни кеше бер җирдә дә улын гаепле димәде, бары тик аның ияләшү чоры әле дип кенә аңлаткан. Дәрескә бармауларын егет авырып китүне сәбәп итсә дә, справка тапшырмаганга, аның бу сүзенә укытучылар ышанмый, әнисенә ул справкаларны югалттым дигән, ә җирлек башлыгына миндә алар юк иде дип җавап биргән. 9нчы сыйныфны тәмамлап иреклеккә чыгып киткән әлеге баланың башында нинди уйлар, нигә ул гына төрле проблемаларга юлыга, бу сорауларга әлбәттә ул үзе генә җавап белә. Шуңа да бер айдан әлеге егет турында уку йортыннан белешмә алып, аның үзен чакыртырга һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә дигән тәкъдим ясалган комиссия тарафыннан. Әни кеше каршы килмәгән, ул үзе дә улының алдашуын аңлаган булса кирәк.
Тагын бер малай белән булган вакыйга турында ишетергә туры килде комиссия эшчәнлеге барышында. Бу юлы башлангыч сыйныф баласы турында сүз бара. Ул әнисенең эшенә, ягъни фермага бара һәм биредә аны әнисенең хезмәттәше каршы ала. Әлеге апа бала миңа сүгенде ди, аннан соң мин аның авызына суктым ди. Ә малайның әнисе улым бөтен кеше белән исәнләшеп, саубуллашып йөри, шушы хатын белән генә килешә алмый, чөнки ул аны үзе гел мыскыл итә ди. Улым түзмәгәндер шуңа сүгенгәндер ди. Нәрсә генә булмасын, малай комиссия каршында җавап тотты, ә теге хатынга карата җинаять эше ачылып, суд аңа 60 сәгатьлек мәҗбүри эш эшләргә дигән карар чыгарган. Менә шулай җәмәгать, авызыңны үлчәп ачмасаң бала дип тә тормыйлар, хәзер менеп төшәләр. Әллә заманасы шуңа бара, әллә үзебез әшәкеләндек.

Хезмәт газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев