Яңалыклар

«Балкыш»та 80 бала ял итте

Язгы каникулда Иске Дөрештә урнашкан «Балкыш» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда авыл мәктәпләреннән 12-15 яшьлек 80 бала ял итте.

Алар биредә математик юнәлеш буенча шөгыльләнделәр. Баласын бер атна лагерьда тоту ата-ана кесәсенә нибары 700 сумга төште. Укучылар белән биредә төрле мастер-класслар үткәрелде. 
Инде җәй көне лагерь эшен оештыру буенча әзерлек башланды. Бу чорда анда сәнгать-эстетика, спорт һәм лингвистика юнәлешләре буенча өч смена эшләр дип планлаштырыла. 


Нет комментариев