Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Балкыш”ның  балкыган көннәре

Иске Дөреш авылында гүзәл табигать кочагына сыенып утырган  лагерь әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итеп тора.   Исеме   җисеменә туры килеп тора. Әллә каян балкып утыра ул! «Балкыш»та ял итү аеруча истәлекле икән. Биредә ял итүче балалар бер аваздан әнә шул ди. Аларны иртән- иртүк йокыдан торулар да куркытмый,  киресенчә, биредән китәсе дә килми, ди алар.

Үзләре белән көне-төне эшләгән  әйдаманнарын да балалар яратып өлгергән. Алия, Ләйсән, Антон, Тимур hәм Артур белән уртак тел табу авыр булмады ди алар. Ә балаларның әйдаманнары Артур Зариповны без әле шаяннар hәм тапкырлар клубында чыгыш ясауларыннан да күреп-беләбез. Ул ут уйната торган егет. Энергиясе чыннан да ташып тора. Шаярту, креативлык хас аңа. Лагерьдә эшләүне ул ялга тиңли. Егет “Балкыш” турында бу минем икенче туган йортым ди. Ул  бар күңелен биреп эшли:
“Ничек әйтим, мин монда эшләр өчен түгел, ял итер өчен киләм. Минем өчен эш түгел. Монда рәхәт, җиденче тапкыр килмәс идем.”
Тәҗрибәле әйдаман Артур Зариповтан төрле чаклар буладыр,  тәртип ягыннан монда ничек дип кызыксынабыз:
“Безнең лагерьда кем тәртип боза, без  ашханәгә дежур итәргә җибәрәбез яки идән юдыртабыз. Кызлардан исә йокламасалар, диктант яздыртабыз. Диктант  бәләкәй генә биткә язырга тиеш анда 199 сүз сыярга тиеш.”
 Балалар белән көн дәвамында тәҗрибәле педагоглар  шөгыльләнә. Зилия Имамутдинова- оештыручы. Ул ел саен балаларның ялын мавыктыргыч итәргә тырышабыз, ди.
Лагерьда булу - уку елы тәмамланганнан соң актив ял,  укучыларның көчен торгызырга, сәламәтлекләрен ныгытырга, энергия тупларга ярдәм итә. Балалар педагогларның, әйдаманнарның күз уңында торалар, димәк, әти-әниләргә эш көне дәвамында балаларының нәрсә белән мәшгуль булулары турында борчылырга урын юк. “Балаларыбызның 18 көн дәвамындагы яллары үтте дә китте”, ди лагерь директоры Әлфия Шәйдуллина.
“Безнең беренче сменабыз тәмамланып килә. Бирегә 75 бала Тукай районының төрле авыл мәктәпләреннән килде. Бу сменада инде балалар бер-берсенә күнегеп беттеләр. Без дә аларны үз балаларыбыз кебек якын күрәбез. Аллага шөкер, балалар исән-сау, кәефләре күтәренке, хәзер инде без лагерьнең икенче сменасына әзерләнәбез. Ул 22 июньнән 9 июльга кадәр булачак. Бирегә уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм спорт бәйгеләрендә җиңүчеләр киләчәк. Алар белән югары квалификацияле тәрбиячеләр, белгечләр эшләячәк. Икенче сменаның исеме – “Уңыш навигаторы”. 
Лагерьда балаларның җәйге ялы күңелле үтсен өчен бар яклап шартлар  тудырылган. Балалар белән бассейнга йөрү дә оештырылган. Әйтик, «Балкыш»тагы спорт мәйданчыгы да бер дә буш тормый. Тренажер залында да бер төркем яшьләрнең күнегүләр ясаулары күренә, ә янәшәдәге мәйданда баскетбол яратучылар шөгыльләнә. Өстәл теннисын да биредә балалар үз иткән. Шунысы куанчылы, балалар гына түгел, ә аларның ата-аналары да районның “Балкыш” лагереннән канәгатлеген белдерә.
Җәй әле башланды гына, алда балаларны тагын да бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә! Балаларга күңелле җәйге яллар, ә иң мөhиме аларның хәвеф-хәтерсез үтүен теләп калабыз!


/АВТОР ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев