«Балкыш» лагеренда беренче ярдәм буенча мастер-класс үтте
Кешенең хәле начарланса, нишләргә? Аңа ничек ярдәм итәргә?
«Балкыш» лагеренда беренчеләр хәрәкәте Бөтенроссия проекты кысаларында «Беренче ярдәм» күрсәтү буенча практик мастер-класс узды. Круглое Поле мәктәбе киңәшчесе һәм остазы Миләүшә Рәсим кызы җитәкчелегендә катнашучылар ашыгыч хәлләрдә эш итү алгоритмнарын өйрәнделәр.
Кызоар-егетләр нәрсәгә өйрәнделәр?
- Теоретик нигезләр – куркыныч халәтне ничек танырга һәм югалып калмаска.
- Практик эшләү – буылу, аңын югалту һәм башка кичектергесез халәтләрдә ярдәм итү алымнары.
- Куркынычсызлык һәм нәтиҗәлелек - вәзгыятьне ничек дөрес бәяләргә һәм зыян китермичә ярдәм итәргә.
Моннан тыш, «Беренчеләр хәрәкәте» нең Тукай районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Азалия Низамиева оешманың башка проектлары турында сөйләде. Һәр катнашучы кызыксыну буенча юнәлеш сайлый яки үз инициативасын тәкъдим итә ала – команда һәрвакыт яңа идеяләргә ачык!
Беренчеләрнең хәрәкәте – белем генә түгел, ә ярдәмгә килергә әзерлек, лидерлык һәм үсеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев