Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балкыдылар нәни йолдызлар

Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булды. Районыбызда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр сәнгать фестиваленең сайлап алу турында быел 465 бала катнашты һәм финалга 216 бала чыкты. 

«Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә район башлыгы Фаил Камаев балаларга ихлас күңелдән башкарган чыгышлары – аерым һәм коллектив номерлары өчен рәхмәтен белдереп болай диде: «Балалар – сәләтле.  Алар – мактауга лаек. Сәнгать яратучы балалар белән үз эшенең чын осталары – профессиональ яктан югары дәрәҗәдәге мәдәният хезмәткәрләре эшләсә, алар Казан сәхнәсен яуларлар иде. Әле педагогларга балалар белән эшләргә дә эшләргә. Мәдәният – кешедән сәләт белән бергә тырышлык һәм күп көч, вакыт таләп итә торган өлкә ул. Шуңа күрә, бүген күзәтелгән җитешсез якларны бетерү өстендә даими рәвештә эшләргә кирәк. Спорт буенча уңышларыбыз бар. Әле яңа гына безнең район җирлегендә яшәүче спортчылар, теннис буенча республикада III урынны алдылар. Бу – район данын республикага таныту да ул. Шунысын да әйтәсем килә – мәдәният өлкәсендә әлегә без башка районнардан калышабыз. Бүгенге сәхнәдә Илһам Шакиров дәвамчыларын күрергә теләгән идек. Кайда ул? Әлегә юк. «Валентина Толкунова» һәм башка рус, чит ил эстрада «артистлары»н күрдек. Без – Илһам Шакировлы халык. Без – Тукай районында яшибез. Без – легендар җырчыбызның якташлары. Бу хакта онытмагыз һәм киләчәктә моңлы татар җырларын башкарырга, табаннан ут чыгарып, тыпырдатып биергә тырышыгыз. Тагын бер нәрсә борчый – татар телендә авазларны дөрес итеп, сәнгать югарылыгына күтәреп чыгыш ясарга тиешсез. Педагогларның бу яктан нык кына эшлисе бар. 
Шушы сәхнәдә чыгыш ясаган балаларның ата-аналарына  рәхмәтемне белдерәм. Аларның уңышында сезнең өлешегез зур. Матди яктан нинди дәрәҗәдә яшәвегезгә карамастан сәхнә костюмнарын үз акчагызга тектерәсез. Кайбер ата-аналар баласының иҗади сәләтен ачу, аны үстерү өчен башка авылга яисә шәһәргә йөртә. Бу эштә район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, балалар бакчалары мөдирләре һәм мәктәп директорлары, клуб директорлары, мәдәният хезмәткәрләре һәм ата-аналар бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә балаларның сәләтләре ачылыр һәм алар сәхнә йолдызлары булырлар дигән өмет бар», – диде һәм «Созвездие – Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр иҗат фестивале финалистларына I дәрәҗә Диплом һәм сертификат-бүләкләр тапшырды. 


/Рөстәм Зәкиев фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев