Бәлеш бәйгесе узды
Күптән түгел «Шәфкать» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар арасында «Гаилә рецепты» исемле бәлеш пешерү бәйгесен үткәрде.
Әлеге чара Гаилә елы кысаларында уздырылып, өлкән яшьтәге райондашларыбызның кәефен күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен саклауга юнәлдерелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Гаилә традицияләре», «Баһадир бәлеш», «Күңел җылысын алган сый» исемле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп, бәйге күңелле, дустанә мохиттә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев