Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга Ватан чигендә хезмәт итү кагыйдәләре турында сөйләделәр

Кнәз авыл җирлегендә, гадәттәгечә, быел да чик сакчылары көнен зурлап билгеләп үттеләр. Быел бу дата аерата истәлекле һәм тантаналы – моннан нәкъ 100 ел элек 28 майда халык комиссарлары Советы РСФСР чикләрен саклау турындагы декретка кул куйган.

Ватан чикләрен саклаучылар хөрмәтенә оештырылган чара «Татарстан» совхозы поселогындагы хәтер һәйкәле янында үтте. Митингка үзләренең сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Цандер белән бергә укучылар, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар советы әгъзалары, солдат аналары, «Ватан» патриотик клубына йөрүчеләр, чик гаскәрләре ветераннары килгән иде. Төрле елларда хезмәт иткән егетләр үзара аралашты, армия елларын искә төшерде. Алар балаларга ил чигендә хезмәт итүнең традицияләре, хәрби хезмәт вакытында чик сакчысы алдына нинди бурычлар куелуы турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Чик сакчыларын Наталья Цандер, хәрби хезмәттә һәлак булган Валерий Пучининның әнисе Елена Алексеевна, хезмәт ветераны Александр Самойлов, «Отвага» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Виктор Белов, поселокта яшәүчеләр Петр Ёлкин, Николай Захаров котладылар. Митинг ахырында ил чигеннән исән кайта алмаган якташларның истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчкләр салынды. 

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев