Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга Кыш бабай бүләкләре

Яңа ел бәйрәмен һәр бала көтеп ала. Бу сихри бәйрәмдә аларның барысы да бүләкләр, матур тамашалар, могҗиза көтә.

Ел саен Тукай районы админстрациясе төрле социаль категорияләргә караган балалар бакчаларына йөрүче һәм мәктәп укучылары өчен татлы бүләкләр әзерләп өләшә.  Быел да нәни тукайлыларга матур, татлы, шәп бүләкләр әзерләнде. Бу Кыш бабай күчтәнәчләре кемнәргә эләгәчәк соң? 


Тәрбиягә (опенкунга) алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, социаль яктан сәламәт булмаган гаиләдәге балаларга, инвалид-балаларга, ДНР, ЛНР һәм башка хәрби операция барган төбәкләрдән килгән балаларга һәм мобилизацияләнеп киткән гражданнарның балаларына биреләчәк.


Тукай районы админстрациясе бүләкләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узачак чыршы бәйрәмнәрендә таратылачак. Белешмәләрне районның мәгариф бүлегенә түбәндәге телефон белән шалтыратып алырга мөмкин: 70-01-73. 


- Һәр сабыйның күңелендә шатлык, күңелле хисләр, бәйрәм рухы булсын өчен без-өлкәннәр барыбыз да җаваплы,- ди Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.  Балаларга Кыш бабай бүләкләрен авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предпиятиеләре дә әзерли. Сабыйлар сөенече тормышыбызны ямьләсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев