Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынады
Күптән түгел Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышлап «Бездә кунакта - светофор» дип исемләнгән чара үтте. Анда ике команда көч сынашты. Алар - урта һәм өлкән төркем балаларыннан торган «Машина йөртүчеләр» һәм әзерлек төркеме балаларын берләштергән «Җәяүлеләр» командалары. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы барды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар...
Күптән түгел Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышлап «Бездә кунакта - светофор» дип исемләнгән чара үтте. Анда ике команда көч сынашты. Алар - урта һәм өлкән төркем балаларыннан торган «Машина йөртүчеләр» һәм әзерлек төркеме балаларын берләштергән «Җәяүлеләр» командалары. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы барды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл куркынычсызлыгы темасын бик иҗади яктырттылар, сорауларга оста итеп җавап бирделәр. Жюри әгъзалары - Новотроицкое мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмира Авзаловага, балалар бакчасының кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Венера Салиховага һәм район ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллинга командаларның эшләрен бәяләү бер дә җиңел булмады.
Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләде, уеннар ярдәмендә аңлатты, соңыннан бергәләп «Светофор» дигән җырны башкардылар. Жюри һәр ике команданы җиңүче дип тапты, дуслык җиңде, дип билгеләде. ЮХИДИ инспекторы Радик Гатауллин балаларга үзләренең белемнәрен юлда йөргәндә дә файдаланырга чакырды. Очрашу истәлеге итеп «Домино» уены, һәр балага яктылык кайтаргыч элементлар, табышмаклар һәм башка кызыклы китаплар бүләк итте. Нәниләр аңа олы рәхмәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Гафсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев