Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар да, пенсионерлар да чаңгыга бастылар

Узган шимбәдә бөтен ил буенча «Россия чаңгы юллары» ярышлары узды. Быел чаңгы спортының бөтенроссия бәйрәме 41нче тапкыр үткәрелде.

Безнең районда да ул якты һәм күтәренке рухта узды. Унынчы февральдә ярышларны барлык авыл җирлекләрендә үткәрделәр, ә икенче көнне иң-иңнәр Яңа поселогының чаңгы юлында көч сынашты.

– Ел саен чаңгы ярышларында бик теләп катнашам. Минем өчен бу – чын бәйрәм! Мондый чаралар өлкәннәрдә һәм яшьләрдә физкультура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны арттыруга ярдәм итә дип саныйм, – дип ассызыклады район башлыгы Фаил Камаев, спорт чарасын ачып. Ул узышта катнашучыларның барысына да уңышлар теләде, спортта җиңелүчеләр булмавын билгеләп үтте.

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре, спорт мәктәбе укытучылары белән берлектә, ярышта катнашучыларны теркәделәр. Спортчыларны яшь категорияләре һәм төркемнәре буенча бүлделәр. Ярышларга беренче сыйныф укучылары да, өлкән яшьтәге кешеләр дә килгән иде.

Узышта район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Чаллы-Бройлер», «Чаллы элеваторы», «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыятьләре коллективлары актив катнашты.

Традиция буенча, бердәм командаларны авыл җирлекләре башкарма комитетлары, районның гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары алып килгән иде. Ярышларда 3567 спортчы катнашты, шуларның уннан берен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итте. Әмма быел аутсайдерлар да бар, алар – Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәүчеләр, ә бит, югыйсә, анда спортны яраткан райондашлар яши.

Чаңгыга район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, аның төзелеш буенча урынбасары Әнәс Гәрәев, башка җитәкчеләр дә басты. Яшьләренә карап, катнашучылар 1, 2 һәм 3 километр озынлыктагы дистанцияләрдә көч сынаштылар.

Ярышларда җиңүчеләрне медальләр һәм йөгерү логотибы төшкән башлыклар, дипломнар белән бүләкләделәр.

Беренче урынга Түбән Суык-Су авылыннан Сабир Гәрәйшин (10 яшькә кадәрге малайлар), Яңа поселогыннан Рузана Аббясова (10 яшькә кадәрге кызлар) лаек булдылар. 11-13 яшьлекләр категориясендә иң көчлеләр булып Яңа поселогыннан Разил Имамиев һәм Камилә Сабирова танылдылар, аларның авылдашлары Ренат Абдуллин һәм Ләйлә Вәлиуллина 14-17 яшьлек спортчылар арасында мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелделәр. Яшьләр төркемендә иң яхшы нәтиҗәләрне Иске Абдулдан медицина академиясе студенты Фиркать Хәмитов һәм КФУның Чаллы филиалы студенты Азалия Сабирова күрсәтте.

Өлкән яшьтәге спортчылар арасында беренче булып финишка Калмаштан 66 яшьлек Мәкъфия Ермошкина һәм аның ире, 73 яшьлек Вячеслав Ермошкин килде.

Чаңгы спорты бәйрәмендә гаиләләр, туганнар күп иде. Елена Стасенок җиңүчеләр рәтенә кермәде, ә менә аның 10 яшьлек оныгы Женя бронза медальгә лаек булды. Ярышларга улы Илмир белән Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов килде. Күзкәйдән Айрат Сәхапов 13 яшьлек улы Айбулат белән йөгерде. Бу – спортка булган мәхәббәтнең буыннан-буынга тапшырылуның яхшы үрнәге.

Әлбәттә, күпләр мактау пьедесталында район спорт мәктәбенең укучылары күп булуын билгеләп үтте. Монда тренерлар Венер Зайцев һәм Ришат Вәлиевның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев