Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр

Татарстанда 16 мини-фильм төшерү өчен 1,2 миллион сум сарыф ителәчәк. Татарстанда татар телендә балалар өчен кыскаметражлы фильмнар циклын төшерәчәкләр. Татарстан Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүмат буенча, Мәдәният министрлыгы "Татаркино"га бу максатларга субсидия биргән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. 16 мини-фильм төшерү 1,2 миллион сумга сарыф ителәчәк, диелгән...

Татарстанда 16 мини-фильм төшерү өчен 1,2 миллион сум сарыф ителәчәк.

Татарстанда татар телендә балалар өчен кыскаметражлы фильмнар циклын төшерәчәкләр. Татарстан Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүмат буенча, Мәдәният министрлыгы "Татаркино"га бу максатларга субсидия биргән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

16 мини-фильм төшерү 1,2 миллион сумга сарыф ителәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар телендә рус субтитрлары булган кыска метражлы фильмнар альманахы Татарстан язучылары, республика Язучылар берлеге әгъзалары А.Гыймадиев, И.Сәйфуллин, Р.Галиуллин һәм Л.Закированың оригиналь хикәяләре һәм юморескалары буенча төшереләчәк. Мини-фильмнарның геройлары әдәби татар телен белә торган балалар булырга тиеш.

Фильмнарның жанры төрле булырга мөмкин: юмор, комедия, мелодрама, детектив яки мистика. Балалар өчен барлыгы 5-7 минутлык 16 мини-фильм төшереләчәк. Бер серияне төшерү өчен 76 мең сум сарыф ителәчәк. Мини-фильмнар Казанда һәм Татарстан территориясендә төшерелергә тиешлеге билгеләп үтелә. Фильмнар циклы 2018 елның 15 декабренә кадәр әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев