Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бакчачылар өчен отышлы программа

Җәй – бакчаларда эшнең кызган чоры. Бакчачылар үз участокларында тәртип булдыру турында гына түгел, ә тулаем ширкәтләрдә аны урнаштыру белән янып яши. Бүген шундыйлардан «Весна-2», «Искра» hәм «Дружба» бакчачылык ширкәтләрен атарга мөмкин.

Республикада бакчачылык ширкәтләре чыгымнарын өстәмә финанслау программасы икенче ел эшләп килә. Бу – Министрлар Кабинеты карары нигезендә кабул ителгән субсидия программасы. Акча электр линияләрен, трансформаторларны, электр энергиясен исәпкә алу системасын, су белән тәэмин итү һәм эчке юлларны ремонтлау өчен тотылган чыгымнарны каплау өчен бирелә.
– Әлеге проект күпмедер дәрәҗәдә үзара салым программасын хәтерләтә. Үзара салым акчасын тапшыруны авыл халкы референдумда хәл итсә, бакчачылар бу мәсьәлә буенча карарны гомуми җыелышта кабул итә. Җыелган акчалар ширкәт ихтыяҗларына тотыла. Ә иң мөhиме, республика бу акчага өстәп, икеләтә күләмдә субсидия бирә. Мисал өчен, 500 мең сум җыела икән, республикадан 1 миллион сум акча кайта. Шулай итеп, ширкәтнең 1,5 миллион сум акчасы була. Әлбәттә, төзекләндерү өчен бу зур мөмкинлек, – ди Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков.
Әлеге отышлы программадан беренчеләрдән булып республикада Тукай районы бакчачылык ширкәтләре файдаланган. 2018 елда 97 бакчачылык ширкәтеннән 2се әлеге программада катнашкан. Бу «Весна-2» hәм «Дружба» бакчалары.
– Өстәмә финанслау программасы ярдәмендә безнең бакчачылык ширкәтендә 1, 22, 33нче урамнарда юл ремонтланды, вак таш түшәлде. 4, 12, 13, 14, 16 hәм 21нче урамнар планда тора, – дип сөйли «Дружба» бакчачылык ширкәте рәисе Нина Кузьмина.
Бу ширкәттә 1873 бакча участогы бар. 1047 бакчачылык әгъзасы исәпләнә. 2018 елда бакчачылар 483 мең 129 сум акча җыеп, республикадан өстәмә 966 мең 260 сум алуга ирешкәннәр. Быел исә программаның тәмен тойган бакчачылар 730 мең сумга якын акча җыйган. 
– Без өстәмә финанслау программасының файдасын күрдек. Шөкер, территориябез ике ел эчендә төзекләнде, ямьләнде. Быел да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска дип сөйләштек. Җәй ахырында республикадан субсидия көтәбез, – диләр алар. 
Бакчачылар киләчәкне дә күзаллый. 2020 елда алар ширкәтнең Үзәк урамындагы юлын төзекләндерү турында хыялланып яши. «Өстәмә финанслау программасы эшләсен генә, бар да булыр», – ди бакчачы Лидия Петрова. 
«Искра» бакчачылык ширкәте дә күршеләреннән калышмый. Аларның, акча җыеп, территориядә эшләү өчен МТЗ тракторы сатып алуы – моңа ачык мисал.
– Моңарчы техникасыз озак җәфаландык. Кыйммәт бәядән трактор яллый торган идек. Ә хәзер бу сорау уңай якка хәл ителде. Трактор алу ширкәт өчен зур ярдәм булды. Хәзер кышын урамнарны чистарту, җәен үләннәрне чабу безнең өчен тиз арада хәл ителә торган вак-төяк эш кебек тоела, – дип сөйли «Искра» бакчачылык ширкәте рәисе Валерий Медведев. 
Валерий Петрович сүзләренчә, «Искра» бакчачылык ширкәте дә быел республика программасында катнаша. Бүгенгә алар 1,7 миллион сум акча җыйганнар. Республикадан кайтачак 3,4 миллион сумны да кушып, акчаларны электр линияләрен hәм юлларны ремонтлауга тотарга планлаштыралар. 
– Калган бакчачылык ширкәтләре дә бердәм булып программада катнашсын, файдасын күрсен иде, – дип тели бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев