Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Азамат Каюмов табылган акча янчыгын хуҗасына кире кайтарды

«Ноябрь ахырында шактый суммада акча һәм банк карталары салынган акча янчыгымны югалттым, - дип яза редакциягә Яр Чаллыда яшәүче Любовь Павлова. - Аны Шилнәбашта кибет яныннан авыл мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Азамат Каюмов тапкан. Мин аның әти-әнисенә, Шилнәбашта яшәүче әбисенә, укытучыларга намуслы һәм гадел бала тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм....

«Ноябрь ахырында шактый суммада акча һәм банк карталары салынган акча янчыгымны югалттым, - дип яза редакциягә Яр Чаллыда яшәүче Любовь Павлова. - Аны Шилнәбашта кибет яныннан авыл мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Азамат Каюмов тапкан. Мин аның әти-әнисенә, Шилнәбашта яшәүче әбисенә, укытучыларга намуслы һәм гадел бала тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Азамат акча янчыгын мәктәпкә алып килеп биргән. Укытучылар банк картасы аша табылдыкның хуҗасын эзләп тапканнар. Мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина Азаматның бу гамәлен геройлык, олы мактауга лаек эш дип билгеләп үтә. Малайның изге күңелле, ярдәмчел булуын әйтә. «Ул бүген әбисе белән яши, әле кече яшьтә булуына карамастан, йорт эшләрендә әбисенә нык булыша», - ди мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев