Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәза билгеләнде

Игорь Ч. эше буенча суд берничә тапкыр кичектерелә.

Бикләндә гомер итүче үзенә суд  буласы турында оныта, Минзәлә районына кунакка китә, шуңа күрә аны хөкем йортына суд приставлары китерә.
– Мин бөтенләй эчмим, кичә генә туган көнемне билгеләп үттем, миңа 36 яшь тулды, йокламадым, – дип акланды хөкем ителүче.
Игорь Ч. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча хөкем ителеп, руль артына исрек көе утырган.
Игорь Ч. үз гаебен тулысынча таный. Суд аның транспорт чаралары белән идарә итү  хокукыннан мәхрүм итте, 9 айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән карар укылып, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев