Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда ярминкәләр оештырыла

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Тукай районының дүрт авылында җитештерүче предприятиеләр, фирмер хуҗалыклары, авыл җирлекләре катнашында ярминкәләр узачак.

Изображение от pikisuperstar на Freepik

30.09.2023 сентябрь көнне Яңа поселогында алты авыл җирлегеннән килгән сәүдә оешмалары, җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.

07.10.2023 октябрьдә Татарстан поселогында да алты җирлектән зур күләмле ярминкә оештырылачак.

14.10.2023 октябрьдә исә Бәтке авылында нәкъ менә шундый ук ярминкә авылларыбыз халкын, өлкәннәрне мул сәүдә рәтләре белән сөендерәчәк.

28.10.2023 октябрьдә көнне Теләнче Тамак авылында биш авыл җирлеге катнашында өлкәннәр декадасына багышланган ярминкәләр төгәлләнә.

Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарлар белән бергә төзелеш материаллары да, мал ризыклары: печән, салам, комбикормалар да сатылачак. Шулай ук тере кош-корт, маллар да булачак. Ярминкәләргә үзләре килеп сатып ала алмаган мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә товарларны алып кайтып бирү дә оештырыла. Моның өчен авыл җирлеге башлыкларына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев