«Авылда яшүсмерләр клубы булуы – үзе олы шатлык»
Узган елның ноябрь аенда «Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү» республика рәисе программасы буенча районыбызның Новотроицкое авылында яшүсмерләр клубына капиталь ремонт башланды. Бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган? Безнең иҗат төркеме шуларны белешеп кайтты.
Җәй көне – Яшьләр көнендә Тукай районында яшүсмерләр үзәге ачылачак. Үзәктә берьюлы йөзләгән бала шөгыльләнә алачак. Хәзер учреждениедә төзекләндерү эшләре бара.
«Бу бина төрле елларда күп төрле функцияләр үтәде: «Балкыш» лагере булып та, хәтта «Ромашка» балалар бакчасы итеп тә торды. Безнең түгәрәкләр дә (әйтик, көрәш, өстәл теннисы, юл йөрү кагыйдәләре фәне мәктәбе, вокал, хореография түгәрәкләре) һәм аларда шөгыльләнергә теләүчеләр дә күп. Шуңа да берничә ел элек әлеге бинадан балалар иҗат үзәге ясарга кирәк дигән карар кылдык», – дип аңлата Новотроицкое авылының мәктәп директоры Рәдис Абдульминов.
Җитәкче аңлатып китүенчә, аларның бөтен түгәрәкләрне бер җирдә булдырасы килгән. Хәтта түгәрәккә йөрүчеләр бер бинага гына сыймый башлаган, шуңа аларның кайберләре мәктәптә, кайберләре мәдәният йортында шөгыльләнгән.
«Авылда яшүсмерләр клубы булуы – үзе бер олы шатлык», дип тә куя Рәдис Раилович.
Аның сүзләре буенча, төзекләндерү эшләре тулысы белән ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында. Үзәк балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен эшләячәк. Укучылар биредә төрле түгәрәкләргә йөри алачаклар, моннан тыш киберсыйныфлар, конференцияләр һәм төрле очрашулар өчен универсаль зал, спорт һәм хореография заллары, киенү бүлмәләре, тренерлар, директор кабинетлары, уку класслары, юыну бүлмәләре булачак. Яшүсмерләр өчен махсус кече заллар да оештырырга планлаштырыла, биредә алар интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, очрашулар үткәрә алачак. Бинада «Без балалар һәм яшүсмерләрне мөһим, кирәкле эшләр белән кызыксындыра, профилактик эш башкара алачакбыз», – дип куя Рәдис Раилович.
«Үзегез күреп торасыз, үзәкнең фасадын тулысынча алмаштырдык. Бүгенге көндә төзүчеләр тәрәзә һәм ишек блокларын алыштыру эшләрен башкара. Хәзер эчке бизәү эшләренә керештек, стеналарны буярга, түшәмнәрне тарттырырга гына калды. Бер бригада төзүчеләр идән җәю эше белән шөгыльләнә. Бинаның икенче катында стеналарны буярга әзерләнәбез, анда шпаклевка эшләре бара. Гомумән, барлык эшләр 60 процентка башкарылды (монда электр чыбыкларын сузу, су белән тәэмин итү челтәрләре, канализация, җылылык системаларын урнаштыру кебек эшләр керә). Шушы көннәрдә тышкы як эшләргә керәшәбез: өч яклап ишекләр куябыз һәм отмосткалар өлешен эшләргә кала. Май ахырларына эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Шунда ук мебельләр, кирәкле җиһазларны алып кайтырга исәп тотабыз», – дип сөйли «Бәрәкәт» төзелеш оешмасыннан Новотроицкое авылында барган капиталь ремонт эшләре буенча җаваплы Радик Гайнуллин.
Бөтен планлаштырылган эшләрнең төгәлләнеп, заманча клубның тантаналы төстә ачылачагын көтәсе генә кала. Яңарган бинага йөрүчеләрнең саны тагын да артуына исә бер шик тә юк!
Фото: Гөлия Ибатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев