Яңалыклар
Авыручылар саны арткан
Атна дәвамында районда 215 кискен респиратор вируслы инфекция очрагы теркәлгән, шуның 86сы - балалар арасында. Үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 2 тапкырга арткан. Шулай ук 7 кискен эчәк чире очрагы теркәлкән. 4 өлкән, Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче бер сабый һәм 2 балигъ булмаган бала бу чирне эләктергән. Микроспория...
Атна дәвамында районда 215 кискен респиратор вируслы инфекция очрагы теркәлгән, шуның 86сы - балалар арасында. Үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 2 тапкырга арткан. Шулай ук 7 кискен эчәк чире очрагы теркәлкән. 4 өлкән, Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче бер сабый һәм 2 балигъ булмаган бала бу чирне эләктергән. Микроспория белән «Татарстан» совхозы поселогы балалар бакчасына йөрүче 2 бала чирләгән. Хуҗасыз эт һөҗүменнән Кече Шилнә авылы мәктәбе укучысы зыян күргән, аңа антирабик ярдәм күрсәтелгән. «Кама-Бекон» җәмгыяте эшчеләре арасында озакка сузыла торган вируслы С гепатиты белән чирләү очрагы теркәлгән. С гепатиты вирусы йоктыручылар - 3 һәм В гепатиты вирусын йөртүчеләрнең 2 очрагы ачыкланган. Олы Шилнә авылында яшәүче һәм балалар бакчасына йөрүче сабый скарлатина белән авырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев