Авыллары янында селекция-генетика үзәге төзелүгә каршы булган калмашлылар җитәкчелекне ачык сөйләшүгә чакырды
2015-2020 елларда «Кама-Бекон» акционерлык җәмгыятендә дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзү планлаштырыла. Проект ана дуңгызларга исәпләнгән фермалар төзүне, җиһазлар һәм нәселле дуңгызлар сатып алуны күздә тота. Әлеге үзәк төзеләсе урыннан дүрт километр гына ераклыкта урнашкан Калмаш авылы халкы бу проектка каршы чыкты. Авыл халкы моны ислам кануннарын бозу дип саный, табигатькә...
2015-2020 елларда «Кама-Бекон» акционерлык җәмгыятендә дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзү планлаштырыла. Проект ана дуңгызларга исәпләнгән фермалар төзүне, җиһазлар һәм нәселле дуңгызлар сатып алуны күздә тота. Әлеге үзәк төзеләсе урыннан дүрт километр гына ераклыкта урнашкан Калмаш авылы халкы бу проектка каршы чыкты. Авыл халкы моны ислам кануннарын бозу дип саный, табигатькә зарар килүдән курка һәм, ниһаять, җитештерүдән чыккан ис эчендә яшәргә теләми. Калмашлылар гына түгел, якын-тирәдәге башка авылларда яшәүчеләр дә әлеге төзелешкә каршы булуларын белдерә.
Узган атнада бу җәһәттән калмашлылар протест акциясе үткәргәннәр иде инде. Кичә кич белән авыл халкы тагын җыен оештырды. Алар бу юлы ачык сөйләшүгә район башлыгы Васил Хаҗиевны чакырды. Ул калмашлылар каршында ясаган чыгышында әлеге генетик үзәкне төзүнең Россия масштабындагы эре проект булуын, аның нәселле малны чит илдән сатып алмас өчен кирәклеген, Тукай районында бу үзәкне төзү Россия авыл хуҗалыгы министры белән берлектә хәл ителүен билгеләп үтте. Ләкин халык үз фикерендә кала бирде, эшне дәвам итәр өчен инициатив төркем төзергә дигән карарга килде. Газетаның киләсе саныннан һәм http://www.tukai-rt.ru/ рәсми сайтыннан бу турыдагы язманы тулырак укый аласыз.
Фоторепортаж - http://vk.com/album-54482574_224220181
Видеолар - «Якты юл» газетасының рәсми төркемендә (http://vk.com/club54482574)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев