Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда әниләрне зурлап үткәрелгән бәйрәмнәр бик эчтәлекле булды

Биклән авылы мәдәният йортында әниләр өчен бик матур бәйрәм оештырылды. Концерт программасы бик эчтәлекле итеп төзелгән иде, күңелле һәм кызыклы узды. Тамашачылар да зал тутырып килгәннәр иде. Һәр елдагыча, Әниләр бәйрәменә балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Бакчага йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да бик матур итеп җырладылар, биеделәр. Мәктәп укучылары «Өйләнәсем...

Биклән авылы мәдәният йортында әниләр өчен бик матур бәйрәм оештырылды. Концерт программасы бик эчтәлекле итеп төзелгән иде, күңелле һәм кызыклы узды. Тамашачылар да зал тутырып килгәннәр иде.

Һәр елдагыча, Әниләр бәйрәменә балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Бакчага йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да бик матур итеп җырладылар, биеделәр. Мәктәп укучылары «Өйләнәсем килми, укыйсым килә», «Клеопатра» спектакльләреннән өзекләр күрсәттеләр.

Бикләндә бер генә чара да «Шатлык» бию ансамбле һәм өлкәннәрнең «Хәтфә» фольклор коллективыннан башка узмый. Бу юлы да алар тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр.

Авылыбызда яшәүче үзешчән композитор Рим Гыйльметдиновның яңа җырларын да тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Мирза Гыймадиев һәм Гөлнара Зыятдинова башкаруындагы әниләр турындагы җырлар да күңелләргә үтеп керде.

Мәдәният йортында яңарак эшли башлаган Дамир Исламов һәм Алсу Габдуллинаның җырларын да бәйрәмгә килгән бикләнлеләр бик яратып тыңладылар. Дамир курайда һәм баянда да уйнады, халкыбыз көйләрен башкарды.

Бәйрәмнең бизәге - авылыбыз кунагы Сәрия Әхсәнова булды. Ул әниләр, яшәү мәгънәсе турындагы шигырьләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. Әниләр көненнән тамашачылар рәхмәт хисләре белән таралыштылар, дип яза Бикләннән Римма Гыймадиева.

Түбән Суыксу авылының мәдәният йортында да Әниләр көненә багышланган искиткеч матур бәйрәм узды. Авылыбызда күпме талантлы кешеләр бар икән - шулар шаккатмалы! Зал халык белән шыгрым тулы. Олысы, кечесе - бар да бәйрәмгә килгән. Аналарны олыламый мөмкин түгел! Чөнки алар безгә тормыш бүләк иткән, тәрбияләп үстергән. Үзешчән артистларыбыз үзләренең чыгышларында әниләренә дан җырлады.

Бәйрәм программасын сәхнә йолдызы, җырчы Наил Арсланов алып барды, тамашачыларга матур-матур җырларын бүләк итте. Аның улы Айдар Арсланов әтисеннән калышмады, безне матур җырлары белән сокландырды. Ә Наилнең оныгы Илдар үзен оста биюче итеп күрсәтте.

Сәхнә ветераны, атказанган механизатор Рәфкать ага Нуриев чын артист инде. Үзе язган шигырьләрен шундый оста башкарды, күңелләрне күтәрде. Авылыбыз ир-атлары Илгизәр Юнысов, Алмаз Ишмиев, Ильяс Таипов, Нәвәдир Рахманов, Рузалин Шириевларның җырларын халык көчле алкышларга күмде, кат-кат сорап җырлатты. Рафис Миңгалиев исә әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. VII сыйныф укучысы Динар Мортазинның баянда уйнавы бик ошады. Нәни нәфис сүз осталары Азат Ихсанов, Ильмир Садыйковлар әниләренә шигырьләр бүләк иттеләр. Баянчыларыбыз Нәвәдир Рахманов, Рафис Миңгалиевлар кулларыннан баяннарын төшермәделәр, егетләребезне җырлаттылар. Өч сәгать барган концертта тамашачыларыбыз рухи яктан ял иттеләр. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, дип хәбәр итә Түбән Суыксу авыл җирлегенең ветераннар советы әгъзасы Илгизә Мортазина.

Фото Биклән авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев