Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл ветераннары рәхәтләнеп күңел ачты

Быел Күзкәйдә Өлкәннәр көне аеруча күңелле, истә калырлык булып узды. Байтак көннәр узса да, өлкәннәребез ул бәйрәмне бүген дә зур канәгатьләнү белән искә алалар. Иң башта хуҗалык идарәсендәге хезмәткәрләр үз пенсионерларының өйләренә йөреп, ә алар 144 кеше, 5әр килограмм шикәр комы өләшеп чыктылар. Өлкәннәр көнендә пенсионерларга әйбәт күчтәнәч булды ул....

Мәдәният йортында авылның барлык өлкәннәре өчен зур бәйрәм оештырылды. Сер түгел, болгавыр заманада кайбер оешмалар бетерелде, авылга төрле җирләрдә эшләгән, инде лаеклы ялга чыккан кешеләр дә кайтып урнашты. Ә бит ул кайдадыр гомере буе эшләгән һәм бу көнне үзенә карата игътибар-хөрмәт көтә. Менә шундый өлкәннәребезнең күңеле кителмәсен өчен, мәдәният йортының тамаша залына кергән җирдә үк сый-нигъмәт белән тулы мул чәй өстәле әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар, сәхнәдә махсус әзерләнгән концерт башланганчы, рәхәтләнеп гәпләшә-гәпләшә, чәй өстәле янында сыйландылар.

- Хөрмәтле өлкәннәребез, иртәме-соңмы барыбыз да картаябыз, әмма өлкәнлекнең бер өстенлеге бар: ул - бай тормыш тәҗрибәсе, акыл зирәклеге, балалар, оныклар хөрмәте, - дип башлады котлау чыгышын Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев. - Ил тарихында авырлыклар, аяныч вакыйгалар күп булды. Сез, өлкәннәребез - күпне кичергән буын, гомер юлы, илне ныгытуга куйган хезмәт батырлыгы килер буыннарга өлге булырлык фидакарь затлар. Бүгенге бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне - шуны кабат искә төшерү, сезгә тагын бер кат ихтирам-хөрмәт күрсәтү өчен оештырылды. Сезнең өчен махсус концерт әзерләнде, рәхәтләнеп ял итегез, чәй кайнап тора, өстәл янына барып, чәй эчеп килегез. Өлкәннәр көнендә генә искә алалар димәгез, без һәрвакыт сезнең арада, гозерләрегезне тыңларга, ярдәмгә әзер без.

Авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизованың да өлкәннәргә әйтер җылы сүзләре бар иде.

- Шөкер, рәхәт яшибез бит. Авылыбыз төзек, матур, өйләргә газы, суы кергән, күптән түгел бишенче урамга бетон юл салдылар. Өлкәннәребез актив тормыш белән яши: китапханә каршында «Хатирә» клубы эшли, анда атна саен өлкәннәр өчен дә чаралар үтә. «Әллүки» халык фольклор ансамблендә дә, башлыча, өлкәннәр, спортта да сынатмыйлар. Кыскасы, картлыкка баш бирмәс өлкәннәребезгә мөмкинлекләр бар. Пенсионер спортчыларыбыз быел алтынчы тапкыр республика ярышыннан кубок алып кайттылар. Барыгызга да сәламәтлек, балалар, оныклар хөрмәте телим, - диде ул.

Авылдашларыбыз талантлы безнең. Бик күп җырчыларыбыз, нәфис сүз осталары бар, сәхнә бизәге, бөтен буын җырчыларга гармун уйнаган баянчы-җырчы Рафис Хәсәнов үзе генә ни тора!

Йорт-җирдә көзге мәшәкатьләр вакыты дип тормаганнар үзешчәннәр, рәхәтләнеп карарлык концерт әзерләгәннәр. Сәхнә ветераны, нәфис сүз остасы Зилә Нәҗипова соңгы вакытларда авырып тора иде, бу тынгысыз җанны кабат сәхнәдә күрү, аның тетрәндерерлек итеп шигырь сөйләвен, җырлавын ишетүдән тамакка төер утырды. Аллаһы Тәгалә бу олпат затка сәламәтлек бирсен.

Инде концерт ахырына якынлашты дип хафалана башлаган идек, авылыбыз җырчысы Дилүсә Мөбәракшина «Картаямени соң йөрәк...» дип җырлый-җырлый сәхнәдән залга төшүгә, ветераннарыбыз, дәррәү кузгалып, вальc бии башлады.

Бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәгән тагын бер вакыйга булды: көзге чәчәк бәйләмнәре күтәреп, ызандаш күршеләр - Боерган авыл үзешчәннәре килде.

- Гомер буе күрше авыллар аралашып яшәгән, Күзкәйдә элек зур базар булган, авылдашларыбыз шунда йөргән, шунда ярлар тапканнар. Нигә әле бу матур гадәтне онытырга дидек тә сезне, хөрмәтле күршеләр, бәйрәм белән котларга килдек, - диде Боерган авылының ветераннар советы рәисе Флүзә Сәлимова, күзкәйлеләрне бәйрәм белән тәбрикләп. Күршеләрнең күчтәнәче - концерт номерлары күңелләргә хуш килде.

Бәйрәмне мул ризыклы иткән иганәчеләр - авылыбыз уллары «Күзкәй» ягулык салу станциясе челтәрләре җитәкчесе Флүр Шафиковка, «Ярыш» авыл хуҗалыгы рәисе Расим Шәйхәттаровка авыл өлкәннәренең рәхмәте барып ирешсен.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев