Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләре агач утырту акциясенә кушылды

Агач утырту көне кысаларында Круглое Поле поселогының ял паркында «Игелек аллеясы» туды - биредә барлыгы 167 төп яшь үсенте утыртылды. Өмәдә балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Агач утыртучылар арасында район хакимияте вәкилләре, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният йорты, «Доверие» идарә компаниясе хезмәткәрләре, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе, поселокта яшәүчеләр бар иде,...

Агач утырту көне кысаларында Круглое Поле поселогының ял паркында «Игелек аллеясы» туды - биредә барлыгы 167 төп яшь үсенте утыртылды. Өмәдә балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Агач утыртучылар арасында район хакимияте вәкилләре, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният йорты, «Доверие» идарә компаниясе хезмәткәрләре, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе, поселокта яшәүчеләр бар иде, дип хәбәр иттеләр редакциягә.

«Татарстан» совхозы поселогында исә һәйкәлләр янына 72 төп зәңгәр чыршы һәм туя агачлары утырттылар. 72 агач Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сайланды. Чарада Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары, поселок яшьләре катнашты. Үсентеләрне җирлекнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев алып килде. Мондый акция Кнәз авыл җирлегендә ел саен үтә. Чөнки утыртылган һәр агач буыннар бәйләнеше. Хәтер аллеясы өлкән буынга хөрмәт тә, шул ук вакытта яшьләргә патриотик һәм экологик тәрбия бирү дә, дип яза даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев