Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы буенча сан алу кампаниясе ахырына якынлаша

Районда һәр көнне 61 сан алучы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда, фермер ихаталарында һәм бакчачылык ширкәтләрендә йөри. Сан алу чорында алар 23706 шәхси хуҗалыкта, 218 КФХда һәм 86 бакчачылык берләшмәсенең 5813 участогында булырга тиешләр. 27 июльгә шәхси хуҗалыкларның 89 проценты, бакча участокларының 78,7 проценты сораштырылды. Дәүләт статистикасының район бүлеге барлык КФХлар буенча...

Районда һәр көнне 61 сан алучы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда, фермер ихаталарында һәм бакчачылык ширкәтләрендә йөри. Сан алу чорында алар 23706 шәхси хуҗалыкта, 218 КФХда һәм 86 бакчачылык берләшмәсенең 5813 участогында булырга тиешләр.

27 июльгә шәхси хуҗалыкларның 89 проценты, бакча участокларының 78,7 проценты сораштырылды. Дәүләт статистикасының район бүлеге барлык КФХлар буенча сораштыру бланкларын электрон формада тутырды.

Болардан тыш, сан алуда авыл хуҗалыгы оешмалары да катнаша. 17 оешмадан 12се хисап бирде инде, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев