Биклән авылы белән автостанция арасында йөрүче 111 нче номерлы автобус 12 майдан 17 майга кадәр рейслар башкармаячак.

Бу чикләү тимер юл кичүе ягыннан узучы юл участогында ремонт эшләре алып барылу белән бәйле. Сәфәрләрне планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуыгызны һәм вакытлыча килеп туган уңайсызлыкларга аңлап каравыгызны сорыйбыз.
Нет комментариев