Автомобиль салонында кыйммәтле әйберләр калдырмагыз
Февраль аенда район территориясендә йорт янында торган автомобиль салоннарыннан әйбер урлау очраклары ешайды. Соңгы көннәрдә андый фактлар Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Бәтке авылларында, Сосновый Бор поселогында теркәлде, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге. Урлаулар һәр очракта төнлә булган, җинаятьчеләр автомобильләрнең тәрәзәләрен ватып салонда калган кыйммәтле әйберләрне, документларны...
Февраль аенда район территориясендә йорт янында торган автомобиль салоннарыннан әйбер урлау очраклары ешайды. Соңгы көннәрдә андый фактлар Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Бәтке авылларында, Сосновый Бор поселогында теркәлде, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге.
Урлаулар һәр очракта төнлә булган, җинаятьчеләр автомобильләрнең тәрәзәләрен ватып салонда калган кыйммәтле әйберләрне, документларны алып киткәннәр.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше в пункты (чит кеше әйберсен урлап, гражданинга матди зыян китерү) буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Бу очраклар белән бәйле рәвештә, хокук саклаучылар тукайлылардан кыйммәтле әйберләрне машина эчендә калдырмауларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев