Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Автобус" профилактик чарасы бара

Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау шуны күрсәтә: пассажирлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә юлларда хәл катлаулы булып кала. 

2022 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләрнең гаебе аркасында 43 авария булды, аларда 2 кеше үлде, 60 кеше җәрәхәтләнде. Аварияләр саны кимесә дә, 2 вакыйгада  үлүчеләр саны 2 кешегә булды һәм 7 кеше җәрәхәтләр алды.
Автобус йөртүчеләр тарафыннан аварияләрне булдырмау, шулай ук 2022 елның 8 июненнән 17 июненә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылган тупас фактларны булдырмау өчен, "Автобус" профилактик чарасы үткәрелә.
Чараның максаты пассажирларны автобуслар белән йөртүне контрольдә тоту, шул исәптән балаларны кайдадыр алып барганда, алып кайтканда аларның хәвефсезлеген тэәмин итү.
 Автобусларның техник яктан төзеклегенә, диагностик карталары һәм пассажирлар йөртергә рөхсәт биргән лицензиясе булуына аеруча игътибар биреләчәк. Машина йөртүчеләр рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе үтүләре һәм юлларга чыкканчы автобусларның техник яктан төзеклеге контрольдә тотылачак , дип хәбәр итә Тукай районы ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев