Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август киңәшмәсеннән өр-яңа машина алып кайттылар

Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район мәгариф идарәләренә 45 «Лада Ларгус» җиңел машинасы тапшырылды. Шул исәптән Тукай районына да. Районнарга 14 «Форд» микроавтобусы да тапшырылырга тиеш. Алары кайсы мәктәпләргә китәр, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте «Якты юл» хәбәрчесенә муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Исаев. Ә Тукай...

Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район мәгариф идарәләренә 45 «Лада Ларгус» җиңел машинасы тапшырылды. Шул исәптән Тукай районына да. Районнарга 14 «Форд» микроавтобусы да тапшырылырга тиеш. Алары кайсы мәктәпләргә китәр, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте «Якты юл» хәбәрчесенә муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Исаев. Ә Тукай районында мәктәп автобусларына ихтыяҗ бармы, дигән сорауга уңай җавап алдык:

- Балаларны мәктәпкә йөртүче автобусларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Ник дигәндә, балалар куркынычсызлыгы күз уңында торган мәсьәлә, шуңа күрә автопаркның төзек, һәрдаим яңартылып торуы мөһим, - диде Рамиль Робертович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев