Август аенда безне нинди бакча эшләре көтә?
Менә озакламый августка да керәбез. Бу исә бакча уңышларын җыеп алу, туфракны, үсентеләрне киләсе ел уңышы өчен әзерләү чоры да.
Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар. Август ахыры яңа үрентеләрне аерып утырту өчен кулай вакыт. Яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көн аралаш су сибәргә кирәк.
• Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә, бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр. • Кыяр түтәлендәге саргайган яфракларны җыялар. Бу чорда кыярларга тукландыру ясарга кирәк. Моның өчен 10 литр суга ярты литр органик сыекча (сыер тизәге яки яшел үлән төнәтмәсе) һәм чәй кашыгы мочевина, калий сульфаты кулланалар.
• Помидорның август башында очын һәм барлык саргайган яфракларын, чәчәкләрен өзәләр. Помидорлар җиргә тияргә тиеш түгел. Сабакта пешкән помидор тәмлерәк булса да, аны август урталарында җыярга туры килә. Төнге температура +10 градустан төшкәндә, фитофтороз куркынычы арта.
• Август башында борычның очын өз әләр һәм һәр үсемлектә иң күбе 10 борыч калдыралар. Болай иткәндә, борыч тиешле күләмдә туклыклы матдәләр, яктылык алачак.
• Кәбестәләрне әйләнә-тирәли туфрактан арындырырга һәм башларыннан тоз эремәсе белән коендырырга кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз). Аннан төпләрен кабаттан күмеп куегыз. Кил авыруы булмасын өчен кәбестәгә даими рәвештә (якынча 15 көн саен) кальций селитрасы (1 чиләк суга 3 аш кашыгы) яки известь сөте (10 литр суга 1 стакан известь яки доломит яки акбур алына) сибеп торыла.
Ай башына гадәттә куаклардан җимешләр җыелып бетә дияргә мөмкин. Карлыган белән крыжовник куакларын шунда ук ашлама белән туендырып, аларны зарарсызландырырга вакыт. Уңыш җыйган вакытта зарарланган яфракларны җыеп яндыра барыгыз.
Бу чорда җимеш куакларының киләсе ел уңышына нигез салына. Шулай ук тамырлары да үсеш ала башлый, шуңа күрә аларны суперфосфат һәм калий белән ашламаларга киңәш ителә. Август аенда куакларга азотлы ашлама бирергә кирәкми, бигрәк тә тирес яки чүп үләннәреннән эшләнгән төнәтмә киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, азот аларның ботак очлары үсә башлауга китерә.
Болары исә көзгә кадәр ныгып өлгермәячәк һәм кышын куакка зыян салачак. Бу чорда крыжовник һәм карлыганнарның ботак очларын, киресенчә, өзеп алырга киңәш ителә. Ә менә кызыл карлыганга тотынмавыгыз хәерле булыр, чөнки аның нәкъ менә ботак очларында уңышы мулрак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев