Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аварияләр саны кимеми

Җомга көнне массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында юл хәрәкәте иминлеге профилактикасына багышланган видеоконференция үтте.

Анда «Тамедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова, Эчке эшләр министрлыгының ТРсы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары ДамирБикмөхәммәтов hәм башкалар катнашты. Районнардагы мәгълүмат чаралары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче муниципаль комиссия вәкилләре, ТРсы эчке эшләр министрлыгының район ЮХИДИ бүлекләре җитәкчеләре белән узган әлеге очрашуда юл хәрәкәте иминилеге профилактиксы эшен башкарган чакта туган мәсьәләләргә, сорауларга зур игътибар бирелде.

–  Агымдагы елның ике ае эчендә Татарстанда 424 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 34 кеше һәлак, 559ы тән җәрәхәтләре алган. 23 мартка исә аварияләрнең саны 595кә җиткән, анда 757 кеше тән җәрәхәтләре алып, 45 кеше һәлак булган. Үткән ел белән чагыштырганда, аварияләрдә һәлак булучылар саны кимегән, ләкин аварияләр кимеми, арта гына бара һәм анда зыян күрүчеләр саны да кимүгә таба бармый, – дип сөйләде Дамир Бикмөхәммәтов.

Аның фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтенең артуына массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы халыкка мәгълүмати йогынты ясауның кимүендә дә чагыла. «Шуңа күрә, мәглүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге темасына агарту эшләре алып бару, халыкка үтемле һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйләү кирәк,» – дип тә билгеләп үтте Дамир Бикмәхәммәтов.

Әлеге уңайдан, очрашуга килгән район ЮХИДИ бүлекләренә җирле журналистлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә, ярдәм күрсәтергә кушылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев