Теләнче Тамак авылында яшәгән, Татарстан Республикасының атказанган агрономы исемен йөрткән, бүгенге көндә исән булмаган Нурлыхода Шәрәфиеваның балалары редакциягә мөрәҗәгать итте. «Әниебезнең йортына аның биредә яшәгәнлеген күрсәтеп, такта куймакчы идек. Чыгымнарын үзебез күтәрәбез. Бу рөхсәт ителә торган эшме? Мөмкин булса, иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәргә, эшне нәрсәдән башларга?» - дип сорыйлар...
Теләнче Тамак авылында яшәгән, Татарстан Республикасының атказанган агрономы исемен йөрткән, бүгенге көндә исән булмаган Нурлыхода Шәрәфиеваның балалары редакциягә мөрәҗәгать итте. «Әниебезнең йортына аның биредә яшәгәнлеген күрсәтеп, такта куймакчы идек. Чыгымнарын үзебез күтәрәбез. Бу рөхсәт ителә торган эшме? Мөмкин булса, иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәргә, эшне нәрсәдән башларга?» - дип сорыйлар алар.
«Әлбәттә, рөхсәт ителә торган эш. Балалары тактаның эскизын, зурлыгын район хакимияте, район архитекторы белән килешергә генә тиешләр. Эскизны алар авыл җирлеге башлыгы аша да җибәрә алалар», - дип җавап бирде безгә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Нет комментариев