Ашыгыгыз, язылу тәмамлана
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газетага язылу өчен бик аз вакыт калып бара. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен почта бүлекчәсенә ашыгыгыз, чөнки июнь аеның 25ендә басма матбугатка язылу тәмамлана да инде. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк, яраткан газетабыздан аерылмыйк! Сезне тагын да кызыклырак мәкаләләр, файдалы киңәшләр, хуҗабикәләр өчен...
«Якты юл» газетасын укып, район сулышы, тормышы, район вакыйгалары белән хәбәрдар булып торырга, моннан тыш, республика, дөнья хәлләре, спорт, мәдәният вакыйгалары, белгечләр киңәшләре белән дә даими танышып барырга мөмкин. Кыскасы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бер-беребездән аерылмыйк. Һәр вакыттагыча күңелне борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итик, шатлыклы вакыйгаларны бергә уртаклашыйк!
Галимҗан Зарипов,
район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе:
«Ветераннарыбыз район газетасының иң актив укучылары. «Якты юл» («Светлый путь») - районыбыздагы барлык яңалыкларны даими яктыртып баручы бердәнбер басма. Безнең буын бернәрсәгә дә битараф түгел. Хәзер дә ветераннарыбыз җәмәгать тормышында актив катнашалар. Газетабызга рәхмәтле без. Ветераннар тормышын яктыртып баралар, газета әле бит төрле буынның аралашу мәйданы да. Сугыш һәм хезмәт ветераннары турында язмалар еш чыга. Яшь буын өчен аларның тәрбияви роле зур».
«Якты юл» («Светлый путь») газеталарын кайда күпме яздыралар?
Почта хезмәте бүлекләре |
2015 елга |
2016 елның |
Бәтке |
186 |
109 |
Биклән |
166 |
86 |
Боерган |
136 |
90 |
Борды |
80 |
62 |
Иштирәк |
39 |
32 |
Калмаш |
126 |
77 |
Калмия |
117 |
88 |
Комсомолец пос. |
58 |
39 |
Круглое Поле пос. |
31 |
47 |
Күзкәй |
179 |
158 |
Күперле |
19 |
14 |
Кече Шилнә |
165 |
62 |
Мәләкәс |
70 |
69 |
Мусабай-Завод |
105 |
85 |
Түбән Суыксу |
161 |
101 |
Новотроицкое |
92 |
73 |
Яңа пос. |
193 |
149 |
Сәмәкәй |
83 |
66 |
«Татарстан» совхозы пос. |
413 |
337 |
Иске Абдул |
186 |
178 |
Иске Дөреш |
87 |
55 |
Теләнче Тамак |
239 |
221 |
Шилнәбаш |
72 |
58 |
Яңа Бүләк |
51 |
49 |
ПОПС 3 |
38 |
10 |
ПОПС 4 |
27 |
27 |
Барлыгы |
3495 |
2513 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев