Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Арсений – бөтенроссия конкурсында җиңүче

Инглиз теле буенча тирәнтен белем бирүче Шилнәбаш урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Арсений Исаев иншалар язу буенча бөтенроссия конкурсында катнашты. Иншаның темасы «Әгәр мин Президент булсам...» дип атала иде.

Арсений Тукай районыннан берүзе финалга чыкты. Аннары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Ерофеева белән Санкт-Петербург шәһәренә үзенең эссесын якларга барды. Аннан Арсений бүләк сертификат белән кайтты.

Реклама

Бу сәфәр Арсенийның мондый бәйгеләрдә катнашу теләген тагын да арттырды, кәефен күтәрде. Ул Нева ярындагы шәһәргә гашыйк булып кайтты. Арсений хәзер киләчәктә Санкт-Петербургта журналист һөнәренә уку турында хыяллана.

Нурзилә Бариева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Шилнәбаш бөтенроссия конкурсы