Апрельдә санитар-экологик икеайлыгы старт ала
Тиешле күрсәтмәне ТР Премьер-министры имзалады
2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык узачак. Республика Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсен ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Икеайлык кысаларында, аерым алганда, төрле территорияләрне санитар чистарту, чүп полигоннарын һәм үләт базларын тиешенчә карап тотуны тәэмин итү, Терлекчелек комплексларында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын бетерү буенча чаралар күреләчәк. Санкцияләнмәгән чүплекләр мониторингы шул исәптән «Халык контроле» һәм «Мәктәп экопатруле»мобиль кушымтасы ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Санитар-экологик икеайлык кысаларында планлаштырылган чараларны үткәрү «Экологик иминлек»милли проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев