Тукай районының Әҗмәкәй авылында күптән көтелгән вакыйга булды — йортларга табигый газ бирелде. Хәзер авыл халкы кышны җылы һәм уңайлы шартларда каршы алачак, ә йортларны җылыту чыгымнары да элеккегә караганда кимрәк булачак. Авылга «зәңгәр ягулык» республикада торак-коммуналь хуҗалыкны газлаштыру программасы кысаларында китерелде. Газ җибәрү тантанасында мәртәбәле кунаклар, район җитәкчелеге һәм авыл халкы катнашты. Газлы тормышның өстенлекләрен беренчеләрдән булып Фәхретдиновларның күпбалалы гаиләсе үз тәҗрибәсендә сынап карады. Моңа кадәр алар йортларын электр ярдәмендә җылыткан һәм ике төрле җылыту ысулы арасындагы аерманы үзләре үк яхшы тойган.
Район үсә, газга ихтыяҗ да арта
Тантана Хрустальная урамында узды. Биредә объектның паспорты урнаштырылган. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Газпром трансгаз Казань» генераль директоры Рөстәм Усманов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм «Газпром межрегионгаз Казань» генераль директоры Айдар Таһиров катнашты.
Камил Нәҗмиев сүзләренчә, Тукай районы елдан-ел үсә, яңа йортлар һәм микрорайоннар барлыкка килә. Районда шәхси йортлар күп булу сәбәпле, газлаштыруга ихтыяҗ да югары булып кала. Бүгенге көндә бу юнәлештә 8 меңнән артык кулланучы белән эш алып барыла. Аларның 7 меңе газ белән тәэмин итү буенча килешүләр төзегән.
«Газпром трансгаз Казань» генераль директоры Рөстәм Усманов Әҗмәкәйдә башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашты.
— Бүгенге мисал — бик ачык дәлил булып тора. Матур, төзек авылда кешеләр өчен яшәү, киләчәккә планнар кору өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Хәзерге вакытта биредә 80 йортны газ челтәренә тоташтыру буенча килешү төзелгән. Бу гаиләләр инде «зәңгәр ягулык»ның уңайлыгын тоя — өйләре җылы, тормышлары җайлы. Ә киләчәктә тагын 844 җир кишәрлеген газ белән тәэмин итү мөмкинлеге бар, — диде ул.
Рөстәм Усманов табигый газның экологик яктан уңайлы һәм башка ягулык төрләре белән чагыштырганда чагыштырмача арзан энергия чыганагы булуын да билгеләп үтте.
— Татарстанга ярдәм күрсәтүдән беркайчан да баш тартмыйлар. Безнең төзүчеләр финанслауны вакытында ала, шуңа күрә газ объектларын төзү дә дәвам итә, — дип өстәде ул.
Тукай районының газлаштыру юлы
Үзенең балачак хатирәләре белән Марат Әхмәтов та уртаклашты, үзен газсыз чорда үскән буын вәкиле дип атады. Ул вакытта йортлар мич ягып, утын белән җылытылган. Мичне тәүлеккә бер генә тапкыр якканга, иртән уянганда өйдә салкын булырга мөмкин иде, дип искә алды ул. Марат Готович бүгенге мөмкинлекләрнең никадәр уңайлы булуын да билгеләп үтте. Хәзер йорт хуҗалары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйләрендә үзләренә кирәкле температураны булдыра ала.
Районның газлаштыру дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов аны Сабантуйдагы баганага менү ярышы белән чагыштырды.
— Без 30 проценттан башладык, ә бүген Тукай районында газлаштыру дәрәҗәсе 95 процентка җитте. Сабантуйда егетләрнең багананың иң югары ноктасына менәргә тырышуын искә төшердем. Район үсә, төзелә, шуңа күрә 100 процентка җитү җиңел түгел. Әмма моңа омтылырга кирәк. Чөнки һәр процент артында аерым бер гаиләнең язмышы тора, — диде ул.
Марат Әхмәтов фикеренчә, газлаштыру дәрәҗәсен 99 процентка җиткерү һәм шул күрсәткечне саклап калу да зур нәтиҗә булачак.
Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең сүзләрен искә төшерде:
— Татарстанны тоташ газлаштыру эшен башлаган елларда Минтимер Шәймиев еш кына: «Газлы йорт — тере килеш җәннәткә керү белән бер», — дип әйтә иде.
Фәхретдиновлар гаиләсендә зур шатлык
Илдар һәм Айсылу Фәхретдиновлар «Бишенче элемент» бистәсендә йортларын 2024 елда төзи башлаган. Бер елдан соң күпбалалы гаилә яңа йортка күченгән. Әмма беренче кыш алар өчен җиңел булмаган — зур йортны тулысынча электр энергиясе ярдәмендә җылытырга туры килгән.
Гаилә башлыгы Илдар Фәхретдинов сүзләренчә, электр котелы еш кына тулы куәткә эшләгән. Берничә тапкыр җиһазлар артык йөкләнешкә түзмичә сүнгән. Андый чакта электр челтәре белгечләрен чакырырга, аларны көтәргә һәм системаны яңадан эшләтеп җибәрергә туры килгән. Хәзер гаилә бу мәшәкатьләрдән котылган. Газны тоташтырганнан һәм җиһазларны көйләгәннән соң, башка бернигә дә кагыласы юк. Техник хезмәт күрсәтү дә елына бер тапкыр гына башкарыла.
— Без бу көнне бик озак көттек. Газ белән җылыту күпкә отышлырак. Хәзер кышын йортны җылыту өчен ай саен иң күбе 3–4 мең сум тирәсе акча тотылачак, — диде Илдар Фәхретдинов.
Аның хатыны Айсылу да электр белән җылыту чорындагы кыенлыкларны искә алды. Электр бойлеры булуга карамастан, күпбалалы гаиләгә кайнар су да җитеп бетмәгән, ә коммуналь түләүләр шактый зур булган.
— Салкын көннәрдә йорт җылы иде, әмма хәзерге кебек рәхәт һәм уңайлы булмады. Электр энергиясенә генә ай саен 25–26 мең сумга якын акча түләргә туры килде. Өстәвенә, көчәнеш еш үзгәреп торды. Кичләрен күршеләр дә электр җиһазларын кабызгач, электр челтәре йөкләнешне күтәрә алмыйча, берничә сәгатькә утсыз калган вакытлар да булды — авария хезмәтенә шалтыратып, белгечләрнең килүен көтәргә туры килде. Газ белән яшәү безнең өчен күпкә уңайлырак, — дип сөйләде Айсылу Фәхретдинова.
Нет комментариев