Өстәл теннисы авыл яшьләрен берләштерә
Спорт

Өстәл теннисы авыл яшьләрен берләштерә

Күптән түгел Новотроицкое авылында яшьләр өчен заманча яшүсмерләр клубы тантаналы рәвештә ачылды. Бу бинаның иң зур җәлеп итү үзәге булып өстәл теннисы секциясе булгандыр, мөгаен. Авыл балаларының республика дәрәҗәсендә ничек җиңүләр яулавы һәм Новотроицкоега хәтта Чаллыдан да килеп күнегүләр ясаулары турында теннис буенча тренер Вәлиҗан Баязитов сөйләде.

Өстәл теннисы секциясендә дүрт төркем шөгыльләнә, һәрберсендә — 15әр бала.
Өстәл теннисы секциясендә дүрт төркем шөгыльләнә, һәрберсендә — 15әр бала.

Робот-ярдәмче һәм заманча тренажерлар

Спорт клубын ачу тантанасында бирегә бик күп халык җыелды. Кунаклар өчен махсус экскурсия дә оештырылды. Өстәл теннисы белән шөгыльләнүче яшүсмерләр янына килеп баскач, аларның ни дәрәҗәдә уенга бирелеп уйнауларына шаккатым. Балалар шулкадәр азарт белән уйнадылар ки, өстәлләр тирәсенә тиз арада соклану белдергән тамашачылар җыелды. Бигрәк тә партнерсыз гына осталыкны шомартырга мөмкинлек бирүче заманча тренажер зур кызыксыну уятты — махсус робот автомат рәвештә тупларны чыгарып җибәрә, ә уенчыга исә аларны техник яктан дөрес итеп «сугып» җибәрергә генә кала.

Теннис буенча тренер Вәлиҗан Баязитов. 
Теннис буенча тренер Вәлиҗан Баязитов. 

Биш еллык хезмәт җимеше

Новотроицкое авылында өстәл теннисы секциясе биш еллап эшләп килә. Нәкъ менә шушы вакыт эчендә биредә спортны чын күңелдән яратучы һәм җиңүләргә омтылучы көчле команда тупланган.

— Бүген бездә дүрт төркем шөгыльләнә, һәрберсендә — 15әр бала, — дип уңышлары белән уртаклашты тренер Вәлиҗан Баязитов. — Балаларны туплау буенча беркайчан да проблемалар булмады, яшьләр секциягә бик теләп килә. Ә менә шундый иркен, заманча һәм уңайлы яңа клуб ачылгач, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны тагын да артыр дип ышанам.

Спортчылар өчен төп күнегүләр базасы булып Новотроицкое мәктәбенең зур һәм киң спорт залы кала бирә. Тренер аңлатуынча, өстәл теннисында зур мәйдан бик кирәк: ансыз дөрес техник күнегүләр ясап булмый. Шуңа күрә яңа ачылган клуб яшь спортчыларны үстерү өчен бик яхшы өстәмә мәйданчык булачак.

Район данын республикада яклап

Тренер белән балаларның ирешкән уңышлары турында да сөйләшәбез. Новотроицкоеның теннис белән шөгыльләнүчеләре — шәһәр күләмендәге бәйгеләрдән алып, зур республика этапларына кадәр төрле масштабтагы ярышларның даими катнашучылары һәм призлы урыннарны яулаучылары икән!

Районның җыелма командалары Байлар Сабасында узучы Миңнеханов истәлегенә багышланган абруйлы турнирга даими рәвештә барып торалар һәм аннан һәрвакыт призлы урыннар белән кайталар. Әле алай гына да түгел: районыбызның теннис буенча командасы өч ел дәвамында авыл районнары арасында гомумреспублика зачетында өченче урынны тотрыклы рәвештә саклап килә.

Тренировкага  Яңа Бүләк, Суровка авылларыннан һәм хәтта Яр Чаллы шәһәреннән дә киләләр.
Тренировкага  Яңа Бүләк, Суровка авылларыннан һәм хәтта Яр Чаллы шәһәреннән дә киләләр.

Ата-аналар белән тандем һәм киң спорт географиясе

Җирле секциянең уңыш сере балаларның тырышлыгында һәм тренерның осталыгында гына түгел, ә гаиләләрнең көчле ярдәмендә дә. Вәлиҗан Садыйкович яңа уен зонасын һәм җиһазларны нәкъ менә спортчыларның әти-әниләре белән бергә, тыгыз тандемда эшләп әзерләгәнен дә сөйләде.

— Бүгенге көндә ата-аналар ярдәменнән башка безгә бик кыен булыр иде, — дип тренер. — Алар безгә һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә булышалар, хәтта күп кенә ерак ярышларга да бергә, зур һәм тату команда булып юлга чыгабыз.

Бүгенге көндә исә теннис буенча секциянең географиясе сокландыра: Вәлиҗан Баязитовка тренировкаларга яшь спортчыларны Яңа Бүләк, Суровка авылларыннан һәм хәтта Яр Чаллы шәһәреннән дә алып киләләр. Яңа үсмерләр клубы ачылу шуны раслый: районның спорт сөюче яшьләрен алда әле бик күп җиңүләр көтә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев