Сабырлыкка илткән юл
җәмгыять

Сабырлыкка илткән юл

Моннан 3 ел элек Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәр мөхтәсибәте каршында махсус хәрби операциядә көрәшкән ир-егетләрнең якыннарын берләштергән төркем булдыра. 22 кешедән башланып киткән төркем бүген 90нан артык хатын-кызны берләштерә. Аларны җитәкләүче Нәзирә ханым Әхмәдуллина белән авыр кайгыны кичергән кешеләргә нәрсә көч бирүе, күңел тынычлыгын каян табарга һәм тормышны дәвам итәр өчен таянычны кайдан эзләргә кирәклеге турында сөйләштек.

22 кешедән башланып киткән төркем бүген 90нан артык хатын-кызны берләштерә.
22 кешедән башланып киткән төркем бүген 90нан артык хатын-кызны берләштерә.

Авыр чакта рухи терәк кирәк

Тормыш юлы һәркем өчен төрле, сынаулары да бер-берсенә охшамый: берәү чир белән көрәшә, икенчесе якынын югалту кайгысын кичерә. Шундый авыр мизгелләрдә күңелдә бер-бер артлы сораулар туа: кая барырга, кемгә сыенырга? Таяныр ноктаны каян табарга? Өзелергә торган күңел җебен ничек ялгарга, сабырлык һәм көч туплап, ничек алга атларга?

Авыр мәлләрдә кешегә таяныч, җылы сүз һәм күңел тынычлыгы бирердәй рухи терәк кирәк. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин инициативасы белән шәһәр мөхтәсибәте каршында оештырылган төркем нәкъ шундый ярдәмгә мохтаҗ хатын-кызларны берләштерә. Әлеге төркемне җитәкләү Нәзирә ханым Әхмәдуллинага йөкләнгән.

Ватан иминлеге өчен көрәшкән ир-егетләрнең якыннарыннан торган бу төркемгә бүген 90нан артык хатын-кыз кергән: алар арасында улларын һәм ирләрен югалтканнар да, якыннары МХОда булганнар да бар. Элек бу берләшмәне «Мөслимәләр җәмгыяте» дип йөрткәннәр. Бүген исә ул үзенең эшчәнлеген Чаллы мөхтәсибәте каршындагы хатын-кызлар белән эшләү бүлеге буларак дәвам итә.

Махсус хәрби операциянең икенче елы барган чорда башланып киткән эш була бу. Ул вакытта кайгы белән күзгә-күз очрашкан, улларын, ирләрен озаткан хатын-кызларга ярдәм итүнең нинди әһәмияткә ия булачагын әле берәү дә төгәл күзалламаган. Әмма тормыш үзе бу ярдәмнең никадәр кирәклеген күрсәтә.

Башта таныш-белешләр аша, кайгы-хәсрәт кичергән, авыр хәлдә калган хатын-кызларны җыя башлыйлар. Беренче очрашуга 22 кеше килә. Алар өчен искә алу мәҗлесләре оештырыла, һәлак булганнар һәм хезмәттә булган егетләр догаларда искә алына, Корбан ашлары үткәрелә. Вакыт узу белән кечкенә генә очрашулардан зур бер төркем барлыкка килә. Бирегә Чаллыдан гына түгел, Тукай районыннан да йөриләр. Балалары Чаллыдан хезмәткә киткән гаиләләр дә бар. Шуңа күрә монда шәһәр белән район арасында чик куймыйлар — уртак кайгы, уртак борчулар кешеләрне берләштерә.

Республика җитәкчелеге ярдәме белән төркемдәгеләргә изге җирләргә бару мөмкинлеге тудырылган.
Республика җитәкчелеге ярдәме белән төркемдәгеләргә изге җирләргә бару мөмкинлеге тудырылган.

Рухи тынычлыкка юл

Төркемгә күңел тынычлыгы эзләп килгән ханымнар һәрдаим элемтәдә торалар. Аралашу хәбәрләр алмашу белән генә чикләнми: бер-берсенең хәлен белешәләр, кирәк булса, ярдәмгә ашыгалар, киңәшләшәләр. Иң мөһиме — бер-берсенә терәк булалар.

Күңел түрләрендәге хәсрәтне йотып, кеше булып калырга көч тапкан ханымнар волонтерлык эше белән дә шөгыльләнәләр: гуманитар ярдәм әзерлиләр, өй токмачы кисәләр, оекбашлар бәйлиләр. Мәчетләргә йөрүчеләр белән бергә хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшләрендә катнашалар. Алга таба маскировка челтәрләре үрү эшен дә башлап җибәрергә ниятлиләр.

Бу төркемнең төп максаты — кешенең җанына дәва табу. Нәзирә ханым сүзләренчә, төркемгә килгән кешеләргә беренче чиратта рухи тынычлык кирәк. Шуңа күрә дин әһелләре белән очрашулар, вәгазьләр, догалар төркем эшчәнлегендә зур урын алып тора.

Татарстан Диния нәзарәтенең махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган мөселманнарны шәһитләр исәбенә кертү турында фәтвасы бар. Әлеге карар улларын югалткан аналарның йөрәгендәге сагышны, әлбәттә, юкка чыгара алмый. Әмма ул алар өчен зур рухи таяныч булып тора. Балаларының ахирәттәге урыны якты, җәннәт түрендә булуына ышану аналарга авыр кайгыны сабырлык белән кичерергә, йөрәкләренә көч туплап алга атларга ярдәм итә.

Өч ел элек төркемгә йөрүчеләр арасында намаз укучылар бик аз булган. Бүген исә күп кенә хатын-кызлар «Намаз уку җиңел» проекты аша намазга килгән. Проект елга ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. Дүрт атна дәвамында намазның нигезләре өйрәтелә. Соңыннан күпләре мәчетләр каршындагы курсларда белемнәрен дәвам итә.

Вакыт кешенең йөрәгендәге яраны тулысынча төзәтмәсә дә, аның белән яшәргә өйрәтә. Өч ел элек төркемгә килгән хатын-кызлар белән бүген генә килгәннәр арасындагы аерма нәкъ менә шуны күрсәтә. Баштагы чорда һәр мәҗлес күз яшьләре белән үтә торган була. Хәзер инде төркем оешкан мәлдә килгәннәр кайгыларын эчләренә яшерергә түгел, ә алар белән яшәргә өйрәнгән. Ә менә әле генә килеп кушылганнарның йөрәк ярасы да яңа. Шуңа күрә аларның һәрберсенә аерым игътибар күрсәтелә.

- Кайгы белән яңа гына очрашкан кешегә аеруча авыр. Төркемгә килгән беренче көннәрендә күпләр күз яшьләрен тыя алмый, аралашырга теләми, күңелләрен ачарга әзер булмый. Шуңа күрә һәр яңа килгән кеше белән башта аерым эш алып барыла. Кеше әзрәк тынычланып, кешеләр арасына чыгарга әзер булгач кына төркемгә кушыла. Ә анда ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлый, - ди Нәзирә ханым.

Төркемгә йөрүчеләр өчен рухи терәкнең тагын бер мөмкинлеге — хаҗ сәфәре. Республика җитәкчелеге ярдәме белән төркемдәгеләргә изге җирләргә бару мөмкинлеге тудырылган. Хаҗдан кайткач күпләр күңелләрендә тынычлык табуын, тормышка башкача карый башлавын сөйли.

Бүген төркемдә ир-егетләр дә бар.
Бүген төркемдә ир-егетләр дә бар.

Соңгы вакытта төркемгә ир-атлар да килә башлаган. Бүген анда 15ләп әти йөри. Шулай ук башка дин вәкилләре дә бар. Чөнки кайгы милләтне дә, динне дә аермый. Якын кешеңне югалту, аннан хәбәр көтү, билгесезлектә яшәү — боларның барысы да һәркемгә бер үк дәрәҗәдә авыр. Мондый чакта кешеләрне берләштергән иң мөһим нәрсә — үзара аңлашу, ярдәм һәм җылы мөнәсәбәт.

«Бу төркем безнең өчен бер гаиләгә әйләнде»

Бу төркемдәге һәр кешенең үз язмышы, үз кайгысы бар.

Калмаш авылында яшәүче Роза апаның гаиләсенә дә зур сынаулар килә. Улларының берсе сугышта һәлак була. Икенче улының язмышы өчен дә гаилә зур борчу кичерә. Нәкъ шушы авыр чорда Роза апа хаҗга барып, догалар кыла. Өмет өзелгәндәй тоелган вакытта улының исән-сау кайтуы гаилә өчен зур шатлык була.

- Улымны җирләгән көннән соң дөньяның яме сүрелгәндәй булды. Чаллы мөхтәсибәте оештырган, җитәкчесе Нәзирә ханым булган төркемгә килеп кергәч, без үзебезне ялгыз тоймадык. Төркемгә кушылган һәр кешене җылы сүзләр белән каршы алдылар, Корбан мәҗлесләренә, ифтарларга чакырдылар, улларыбыз өчен дога кылдылар, – дип искә ала ул көннәрне Роза апа.

«Бу төркем безнең өчен чын мәгънәсендә бер гаиләгә әйләнде. Авыр вакытта бер-беребезне тынычландырабыз, ярдәм итәбез. Әлфәс хәзрәтнең вәгазьләре, дин кануннарын аңлатуы да күңелгә зур тынычлык бирә. Шушы аралашулардан соң күп кенә хатын-кызлар намазга басты, «Намаз уку җиңел» проектына йөрде, Коръән укырга өйрәнә башлады. Бу — безнең өчен бик зур үзгәреш. Әлфәс хәзрәткә, Нәзирә ханымга һәм мөхтәсибәттәге барлык хәзрәтләргә чын йөрәктән рәхмәтлебез», — ди ул.

Сурия апа да улын югалткан, хәсрәтле көннәрендә шушы төркемдә сыену урыны тапкан.

«Улымны югалтканнан соң, мин бик авыр хәлдә калдым. Ул безнең беренче балабыз иде. Бу хәбәрне ишетү, аны җирләү сүз белән генә аңлатып булмый торган зур кайгы. Бу төркемдә мин үземә бик зур терәк таптым. Анда безнең кайгыны аңлыйлар, бер-беребезгә ярдәм итәбез, аралашабыз. Нәзирә ханым үзе дә һәрвакыт безне тынычландырырга, юатырга тырыша.

Дин әһелләре белән очрашулар, вәгазьләр дә күңелгә тынычлык бирә. Мин улым киткәннән соң мәчеткә йөри башладым, дингә якынайдым. Хаҗга барып кайтуым да күңелемә зур үзгәреш китерде. Өйдә генә бикләнеп ятып булмый. Авыр булса да, тормышны дәвам итәргә кирәк. Минем әле икенче улым, киленем, оныкларым бар. Алар өчен яшәргә, көч табарга туры килә. Бу төркемдә булуыма бик рәхмәтлемен, чөнки без монда үзебезне ялгыз итеп тоймыйбыз», — ди Сурия апа.

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейда «Татарча диктант» язу.
Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейда «Татарча диктант» язу.

Шундый язмыш сынаулары аша узган кешеләргә ярдәм итү өчен төркемгә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, мәгариф вәкилләре дә кушыла. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей директоры Фирдүсә Әюпова,  “Игелек йорты” җитәкчесе Исхакова Рима бу эштә һәрвакыт актив эш алып бара.  

Фирдүсә Фәнәвисовнаның «Татарча диктант» язарга чакыруын төркемгә йөрүчеләр бик теләп кабул итә. Лицейда оештырылучы бу чара үзенә күрә бер традициягә әверелеп бара. Моннан тыш балалар белән дә очрашулар уздырыла.   

Казандагы «Ярдәм» мәчете каршындагы реабилитация үзәгенә гаиләләре белән бару мөмкинлеге дә каралган. Анда психологлар белән очрашулар, бассейн, экскурсияләр һәм балалар өчен махсус чаралар үтә.

Казандагы «Ярдәм» мәчете каршындагы реабилитация үзәгендә.
Казандагы «Ярдәм» мәчете каршындагы реабилитация үзәгендә.

Бүген төркемгә килүчеләрнең саны артып тора. Әмма иң мөһиме саннарда түгел.

Монда килгән һәр кеше күңелендәге кайгы-хәсрәт белән ялгыз калмавын аңлый. Кемдер догада тынычлык таба, кемдер аралашудан, кемдер үзенә охшаш язмышлы кешеләрнең янәшәдә булуыннан көч ала. Башкаларга ярдәм кулы сузу да кайберәүләр өчен дәва булып тора.

Кайчак кешегә тормышны яңадан дәвам итәр өчен әллә нинди купшы сүзләр дә кирәкми. Иң мөһиме — җылылык, игътибар һәм янәшәңдә сине аңлаган, кайгыңны уртаклаша белгән кеше булу да җитә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев