Мөслим районының Метрәй авылы урманында чын мәгънәсендә тиңдәшсез каһарманлык мәйданы — «Егет без» чишмә комплексы һәм ачык һавадагы хәрби музей-күргәзмә ачылды. Игелекле эшнең үзәгендә торучы «Өмет» волонтёрлар төркеме Тукай, Кукмара, Балык Бистәсе һәм республиканың башка төбәкләреннән меңнән артык волонтерны берләштерде. Бу — бернинди техникасыз, бары тик кул көче белән ирешелгән бөек бердәмлек хакындагы тарих.
Урман уртасында – 100 метрлы блиндаж
Шушы көннәрдә без Мөслим районы Метрәй авылы урманында «Егет без» чишмәсенең тантаналы ачылышында катнашу бәхетенә ирештек. Бу көнне калын агачлык эче халыкның туктаусыз агымы белән җанланды, тирә-якта тирән тетрәнү һәм чиксез горурлык хисләре хөкем сөрде. Уртак эшкә өлеш керткән һәркем яхшы белә: безнең «Өмет» волонтёрлар төркеме бу тарихи төзелештән бер адым да артта калмады. Төзелеш материаллары булдыру, маскировка челтәрләре үрү, блиндаж шәмнәре әзерләүдән алып, окоп казу, туфрак күмү кебек иң авыр, кара көч таләп иткән эшләрдә барыбыз да бер җан булып хезмәт иттек.
Калын агачлык эчендә, гаҗәеп югары дәрәҗәгә җиткереп, шундый киң күләмле хәрби-патриотик комплекс ясап куелуына таң калмый мөмкин түгел! Биредә һәр деталь камиллеккә омтылып эшләнгән. Өстән аска кадәр җәелгән вак ташлы сукмаклар килүчеләрне чын алгы сызык мохитенә алып керә. Комплекс эчендәге мәчет, традицион хәрби мунча, ашханә һәм 100 метр озынлыктагы блиндаж эче чынбарлыкны нәкъ үзенчә чагылдыра.
Блиндаж стеналарына бүген махсус хәрби операциядә Ватан сагында торучы кыю егетләребезнең фотосурәтләре урнаштырылган. Чишмәгә төшә торган һәрбер баскыч, ике ярны тоташтыручы басма-күпер — уйланылмаган бер бөртек тә деталь юк.
Урман тынлыгын ярган азан тавышы
Тантананың мәдәни өлешен танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Марат Галимов башлап җибәрде. Ул Рүзәл Минһаҗев сүзләренә язылган һәм башка авторларның йөрәк түренә үтеп керерлек, патриотик рухтагы җырларын башкарды. Ә укучыларның җанын тетрәткән иң изге мизгел — сәгать нәкъ 12.00дә булды: артист урман тирәнлеген бик матур мәкам белән яңгыратып, намазга чакырып азан әйтте! Бөтен табигать, бөтен урман шушы изге авазга кушылып тынып калгандай булды. Бу илаһи тавыш җыелган халыкның күңелен канатландырды, күпләрнең күзләрендә яшь күренде. Афәрин, мактауга лаек хезмәт!
Алты районнан — бердәм вәкиллек
Мондый чишмә комплексы — Метрәй авылын, Мөслим төбәген генә түгел, ә бөтен Татарстан каһарманлыгын дөньяга күрсәтә торган бөек гамәл. Бу олы тантанага ерак төбәкләрдән дә зур оешканлык белән килгәннәр иде. Кунаклар арасында Тукай районыннан кала, Кукмарадан, Балык Бистәсеннән махсус килүче дусларыбыз бар иде. Бердәм оешкан «Өмет» төркеменең нәкъ 6 районыннан җыелган вәкилләре үз урыннарында иде. Волонтёрлар килгән кунакларны сыйлауны тулысынча үз өсләренә алды — 1000нән артык килгән кеше кыр ашханәсендә сыйланып, оештыручыларга мең рәхмәтләр әйтеп кайтыр юлга кузгалды.
Кул көче белән ирешелгән грандиоз нәтиҗә
Асылда исә, гади авыл халкы ерак урман эчендә, агач тамырлары арасында, бернинди авыр техникасыз, тик кул көче белән — көрәк, балта, пычкы, шуруповёрт ярдәмендә — шундый грандиоз ныгытма төзегән! Бу — бүген окопларда кышны-җәйне белмичә көрәшүче ир-егетләребез, аларның әти-әниләре, балалары һәм якыннары өчен нәкъ чынбарлыкка туры итеп ясалган үзенчәлекле ачык һавадагы музей-күргәзмә. Шул рәвешле халык тылның никадәр көчле булуын күрсәтте.
Шунысы бар: без — катнашучылар, һәр елны нәкъ менә 6 сентябрьдә «Егет без» чишмәсе янында җыелырга, фронттагы кыю егетләребезне искә алырга дип сүз куештык. Барырбыз — Аллаһы боерса, онытмабыз һәм искә алырбыз!
Раилә Закирова, Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты режиссеры
Лилия Шәймиева фотолары
Нет комментариев