ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Республиканың күпчелек районнарында бераз яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшемнәр көтелә. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы +8…+13 градус, көндез +12…+17 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көнчыгыш районнарында һава +22 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев