9 сентябрьдә Татарстанда яңгыр һәм 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Яңалыклар

9 сентябрьдә Татарстанда яңгыр һәм 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер районнарда бераз яңгыр явачак, аерым урыннарда көчле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән томан төшүе, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 15–18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +8…+13, көндез +12…+17 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев